Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руль артында – исерекләр

16 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Мәскәү – Уфа трассасының 1065нче километрында, Шилнәбаш авылы янында, «Лада Гранта» автомобиле юл кырыена төшеп каплана. Руль артында 27 яшьлек ир-ат була. Тикшерү вакытында ачыкланганча, йөртүче исерек булган. Шуның өстенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Ул көнне ир-ат югары тизлектә хәрәкәт иткән, шул сәбәпле идарә итүне югалткан. Ул баш мие җәрәхәтләре һәм башка имгәнүләр алган. 

16 октябрь көнне кичке сәгать 9 тулгач ЮХИДИ инспекторлары Биклән авылының Мәгариф урамында «ГАЗ-330220» автомобилен туктаталар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар йөртүчедән алкоголь исе килгәнен сизәләр. Ул урында алкотектор белән тикшерүдән баш тарта, медицина тикшерүе үтәргә наркология диспансерына җибәрелә. 
17 октябрьдә исә Ильбухтино авылында исерек йөртүче тоткарлана. «ВАЗ-21093» машинасында баручы 44 яшьлек йөртүче Яңа Чишмә районыннан килгән була. Алкотектор белән тикшерү нәтиҗәсе 0,713 мг/литрны күрсәтә. 
Ир-атларның икесенә карата да административ беркетмә төзелә, машиналары штрафстоянкага куела.

Реклама

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X