Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан үз продукциясен Кытайга чыгару белән кызыксынуын әйтте

Республика Кытайның югары технологияле предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек җәелдерә һәм әлеге илдән инвесторлар җәлеп итә.

Татарстан үз продукциясен Кытайга чыгаруга карата кызыксыну белдерә, диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гуанчжоу шәһәрендә республика һәм Кытайның Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре катнашында узган бизнес-форумда. Бүген республика башлыгы Кытайга эш сәфәре белән килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика Кытайга йөк автомобильләре, суднолар, вертолетлар, газ суырту җайланмалары, компрессорлар, шиннар, медицина кораллары, нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе чыгара ала. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 50 процентка арткан. Бу күрсәткеч үсүен дәвам итә.

Рабочий визит Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова в город Гуанчжоу (Китайская Народная Республика).

«Без Гуандун провинциясе белән югары технологияләр, машина төзелеше, электроника, энергетика, биомедицина һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерә алыр идек», - диде республика башлыгы.

«Татарстанның «КАМАЗ» һәм Кытайның «Вейчай» компанияләре арасында автомобиль двигательләре өлкәсендә эшчәнлек алып барыла. «Хуавэй» компаниясе белән без мәгълүмати коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Рабочий визит Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова в город Гуанчжоу (Китайская Народная Республика).

Ул шулай ук Татарстанның үз территориясенә Кытай инвесторларын җәлеп итүен билгеләп үтте. Әйтик, «Хайер» корпорациясе республикада суыткычлар җитештерү заводы ачкан, ул Татарстанда кухня техникасы һәм кер юу машиналары эшләп чыгаруны җайга салырга ниятли.

Татарстан Президенты республика югары уку йортларында Кытайдан килгән 1100дән артык студент һәм аспирант белем алуын искәртте, аларның саны артуына өмет белдерде. Ул Кытай Халык Республикасы вәкилләрен 2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында (WorldSkills Kazan) катнашырга чакырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев