Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез

Авылларның юкка чыгуы татар милләтенең нигезен бетерәчәк, ди Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының нигезен авылларның яшәвендә күрә. "Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез", - ди ул. Бу фикерен Рөстәм Миңнеханов Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында әйтте.

“Без монда үзебезнең татарлыгыбызны саклап калырга җыелдык”, - дип мөрәҗәгать итте ул Форумга килгән Россия һәм чит ил татар эшмәкәрләренә. “Без аны шәһәрдә саклап кала алмадык, ул – авылларда. Татар авылы бетсә, без дә әкренләп таралып бетәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул сәбәпле Рөстәм Миннеханов авылларның яшәү сыйфатын шәһәрнекеннән дә ким булмавын әйтте. Аларда яшәү сыйфатың конкурентлы дәрәҗәгә күтәрү кешеләрне авылларда калып эшләргә җәлеп итәчәк, диде Татарста Президенты.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев