Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте

Республикада шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруга юнәлтелгән программалар уңышлы эшләргә тиеш, - дип искәртте ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә өнди. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында әйтте.

“Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк. Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча зур игътибар итә. Хәзерге вакытта шәхси утарларда савым терлегенең баш санын саклап калу мөһим бурыч. Республикада шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруга юнәлтелгән программалар уңышлы эшләргә тиеш.

Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидия, терлек азыгы, көтүлек җирләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Югары Ослан, Питрәч, Лаеш кебек районнарда 100 ишегалдына алты баш сыер туры килә. Бүгенге көндә потенциал бик зур. Чөнки сөтне базарда сатарга һәм яхшы табыш алырга була”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ун ел элек 100 йортка уртача 54 сыер туры килгән. “Бүген бу күрсәткеч нибары 21 сыер. Авылның тормышы терлек асрау белән бәйле, аннан башка аның яме һәм матурлыгы юк. Без авылда тәрбияләнеп үстек. Сыерың булмаса, тормыш алып барып булмый. Хәзерге вакытта халыкта биш яки сигез башка кадәр мини-фермалар төзелешенә ихтыяҗ зур. Әлеге юнәлешне дә игътибарга алырга кирәк”, - диде ул.

ТР Президенты шәхси хуҗалыкларда 2015-2018 елларда 1,5 меңнән артык мини ферма төзелгән булуын әйтте. Аның өчен 261 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2018 елда 230 ферма төзелешенә 206 млн сум акча күчерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев