Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “Шаян ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Татарстан Президенты яңа телеканалның төп максаты - татар телендә аралашу зәвыгын үстерү, диде.

Бүген “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган “ШАЯН ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов озатуында телестудия белән танышты, балалар белән аралашты һәм рәсми рәвештә яңа телеканалга старт бирде. 

Запуск детского телеканала «ШАЯН ТВ».Принимает участие Президент Республики ТатарстанР.Н. Минниханов.

"Шаян ТВ" алты сәгатьлек блоктан торачак. Татарстан Президенты яңа телеканалның төп максаты - татар телендә аралашу зәвыгын үстерү, диде.

Рөстәм Миңнехановка бүген эшли башлаган shayantv.ru сайтын да тәкъдим иттеләр. Әлеге сайт ярдәмендә канал белән онлайн форматта Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныша алачаклар.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов республикада татарларның 30 проценты гына яшәвен әйтте. Калган татар халкы Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яши. “Без Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык почмакларында, аннан бөтен илләрдә әлеге телеканалны куллансыннар өчен бар көчебезне куячакбыз”, - дип җиткерде ул.

Запуск детского телеканала «ШАЯН ТВ».Принимает участие Президент Республики ТатарстанР.Н. Минниханов.

Татарстан Президенты Россиянең күпмилләтле һәм күп динле ил булуын һәм шул халыклары белән көчле булуын, шунлыктан милли тел һәм мәдәниятне саклау зур әһәмияткә ия булуын әйтте.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/175023/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X