Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 муниципаль район башлыгына 46 берәмлек коммуналь техника ачкычын тапшырды. Сүз автогрейдер, кар чистарту машинасы, төягеч турында бара.

“Хәзер без системалы рәвештә техниканы алмаштырабыз. 200 дән артыгын алыштырдык инде. Бүген тагын 46 сын алмаштырдык. 80 данә “КАМАЗ”ны ремонтладык. Бу алга таба да дәвам итәчәк. Бу районнарда юлларны вакытында ремонтласыннан һәм чистартсыннар, яхшы хезмәт күрсәтсеннәр өчен кирәк”, — диде Миңнеханов.

2017 елда муниципалитетларга 717, 65 млн сумлык 207 махсус һәм коммуналь техника сатып алынды һәм тапшырылды.

2018 елда 481,75 млн сумлык 117 берәмлек техника сатып алу гаризасына кертелгән, аларның 28ен районнарга тапшырганнар. Калган техника муниципалитетларга эш тәртибендә 2018 ел ахырына кадәр тапшырылачак.

Бүген Актаныш районы ике берәмлек техника алды, тагын бер автогрейдер октябрь уратасында кайтачак, дип сөйләде “Татар-информ”га Актаныш районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Альберт Тимеров.

“Без республика җитәкчелегенә мондый ярдәм өчен рәхмәтле. Безнең өчен бу техника бик мөһим. Ул территорияләрне, авыл җирлекләрен чистарту өчен бик яхшы”, - диде Тимеров.

Церемония вручения Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым
ключей от коммунальной техники муниципальным образованиям 
Республики Татарстан

Шәһәрдә һәм авылда уңай яшәү шартлары булдыру – ул муниципалитетның төп бурычы, диде журналистларга Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин.

“Бу бурычны һәрвакытта да үти алмадык, үзегез беләсез: кар, яңгыр, пычрак. Бүген без республика Президентына техниканы яңарту буенча программа булуы өчен рәхмәтле. Безнең раойн бүген өч берәмлек техника - үзбушаткыч, “КАМАЗ”, коммуналь трактор һәм экскаватор-төягеч алды. Бу техника ярдәме белән районда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тулыра алырбыз дип ышанам”, - диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев