Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Татарстанда уңай эшлекле мохит булдыру

Татарстан Президенты эшмәкәрләр – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты.

Татарстанның барлык мәйданнарында уңай эшлекле мохит булдыру максаты куелган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Эшмәкәрләр республика икътисады үсешендә мөһим урын алып тора. Безнең бурыч – Татарстанның барлык мәйданнарында уңай эшлекле мохит булдыру”, - диде Татарстан Президенты. 

Новогодняя встреча предпринимателей – членов Торгово-промышленной палаты Республики Татарстан. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисади эшчәнлеген ныгытуга зур өлеш кертүен әйтте.

“Безнең республиканың өстенлеге – эшмәкәрлекнең үсешендә. Бездә тиешле программалар бар, төрле ярдәм формалары гамәлдә”, - диде Татарстан Президенты.

Новогодняя встреча предпринимателей – членов Торгово-промышленной палаты Республики Татарстан. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев сүзләренчә, бүген Татарстанда бизнеска кирәкле инфраструктура булдырылган. Анда технопарклар, сәнәгать мәйданнары, преференциаль режимлы мәйданнар керә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев