Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Белгечләр безнең вакцина — иң уңышлысы, дип раслый

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатучыларда бернинди тайпылышлар да юк.

Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлысы. Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тискәре нәтиҗәләрсез уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында әйтте.

«Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә вакцина алган кешеләрдә нинди дә булса тайпылышлар, проблемалар юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез», - дип искәртте Миңнеханов.

Татарстанда «Спутник V» препараты белән Covid-19дан күпләп вакцинация уза. ТР Президенты республиканың 1,5 млн кешесенә вакцина ясау бурычын куйды. Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

Казанда шәһәрнең барлык амбулаторияләрендә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин. Шулай ук Covid-19дан «Мега» сәүдә үзәгендә вакцина ясатып була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев