Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде

Актанышта балалар агулануы сәбәпле, Татарстан Президенты шундый бурыч куйды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты шундый бурыч куйды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Актаныш авылында укучылар күпләп агулануы теркәлде. Үзәк район хастаханәсенә азык белән агулану билгеләре белән 16 укучы салынган. РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе бу факт буенча тикшерү башлады.

Рөстәм Миңнеханов киләчәктә мондый хәлләрне булдырмау турында әйтте. Шуңа күрә Татарстан Президенты якын арада республиканың мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә йөкләде. Аерым алганда, азык-төлек сатып алу системасы, аларны саклау һәм бүлмәләрнең санитар таләпләргә туры килүе белән танышырга, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәкле чаралар кабул итү бурычын билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев