Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр

"Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәргә күчеп китү теләге булмавы турында әйтте. “Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр”, -  ди ул. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында ул әйтте.

Президентның бу сүзләре яшь эшмәкәр Лилия Зәитованың киләчәктә игътибар зур шәһәрләргә генә юнәләчәк дигән сүзләренә җавап булды. “Минем шәһәргә күчеп китү теләгем юк иде. Эш белән шулай килеп чыкканга күрә күчендем. Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Мин туган авылыма һәрвакыт кайтып килергә, андагы яшәүче кешеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә яратам. Әлбәттә глобализация үз эшен итә. Ләкин үз җирендә эшләгән кеше, үзенең тамагын һәрвакыт туйдыра ала", - диде Татарстан Президенты.

"Шуңа күрә безгә авылларны ничек тә булса саклап калырга тырышырга кирәк. Мәскәүгә, Казанга гына китеп әллә ни эшләп булмый”, - ди ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев