Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын роботлаштыручы фирманы Татарстанга чакырды

Татарстан Президенты Лондонда Британия компаниясе вәкилләре белән очрашулар уздырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын роботлаштыру белән шөгыльләнүче Precision Decisions Ltd. Британия компаниясен республикага килергә һәм уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеген карарга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Татарстанның “авыл хуҗалыгын алып баруда иң яхшы дөнья тәҗрибәсенә ориентлашуын, басуларда алдынгы техника һәм инновацион технологияләр кулланырга тырышуын” билгеләп үтте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Precision Decisions Ltd. роботлар хезмәтен кулланучы дөньядагы беренче Hands Free Hectare авыл хуҗалыгы фермасын төзегән. Бөртекле культуралар үстерү буенча бөтен эшләрне тракторлар һәм дроннар башкара.

2017 елда компания роботлар утырткан һәм җыеп алган 4,5 тонна арпа уңышы алган. Моннан тыш, Татарстан Президенты United Green Group инвестиция группасы җитәкчелеге белән алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

Группа энергетика, автосәнәгать, продукция җитештерү һәм башкалар буенча уңышлы проектлары белән билгеле. Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицион потенциалы һәм сәнәгать парклары турында сөйләде.

Яклар үзара хезмәттәшлекнең төрле вариантларын эшләү буенча эшче төркем булдыру турында килеште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев