Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: 90нчы еллардагы кебек вазгыятьнең кире кайтуына юл куймаска кирәк

2019 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре оешкан җинаятьчел төркем составында кылынган 200гә якын җинаятьне тикшергән.

Оешкан җинаятьчелек белән көрәшү – Татарстан Эчке эшләр министрлыгы эшендәге төп өстенлекләрнең берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Соңгы берничә елда оешкан җинаятьчел төркемнәр үз эшчәнлеген активлаштырды. Барлык хокук саклау органнарына да үзара тыгыз бәйләнешкә кереп, әлеге вазгыятьне махсус контрольгә алырга кирәк. Без 90нчы еллардагы кебек вазгыятьнең кире кайтуына юл куярга тиеш түгел», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин 2019 елда полицейскийларның оешкан җинаятьчел төркем составында кылынган 200гә якын җинаятьне тикшерүен искәртте.

«Оешкан җинаятьчелекнең беркая да китмәвен аңларга кирәк. Үзебезнең актив эшчәнлек белән без аны «идән асты»на куып керттек, әмма ул янә башын күтәрергә омтыла», - диде Хохорин.

Реклама

Әйтик, 2019 елның октябрендә Казанның Киров районында «Кинопленка» һәм «Московская бригада» оешкан җинаятьчел төркемнәре әгъзалары арасында кораллы конфликт килеп чыкты. Ноябрь аенда Балык Бистәсе районында да бер очрак булды.

Шуңа да карамастан, Хохорин оешкан җинаятьчел төркемнәргә бәйле вазгыятьнең махсус контрольгә алынуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X