Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә урланган телефоннарны куллануны тыя башлаулары ихтимал

Россиядә кешеләрнең барлык мобиль җайланмалары үзенчәлекле код буенча махсус системада теркәлергә тиеш була.

Россия хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярдәм итә торган махсус программа булдыруны планлаштыра. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Әлеге тәкъдимне Федерация Советының мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча вакытлы комиссия утырышында караганнар һәм хуплаганнар.

Проект кысаларында Россия кешеләренең барлык мобиль җайланмалары IMEI үзенчәлекле коды (мобиль җайланмаларның халыкара идентификаторы) буенча махсус системада теркәлергә тиеш булачак.

Теләсә-кайсы элемтә салонында яисә махсус порталда теркәлергә мөмкин. Тәкъдим авторлары һәр телефонны сим-картага бәйләргә тәкъдим итә. Урланган очракта телефон хуҗасы соравы буенча система элемтә операторына мәгълүматларны тапшыра, аннан соң оператор хезмәт күрсәтүне ткутатырга тиеш була.

Шулай ук программа эшли башлаганнан соң берничә ел үткәч, базада булмаган җайланмаларны сүндерергә тәкъдим итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев