Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре үзгәрде

Ике ел дәвамында илдә яшәүче барлык кешеләргә диспансеризация һәм профилактик тикшерү үткәрү күздә тотыла.

Бүгеннән башлап Россиядә мәҗбүри медицина иминиятенең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында шул хакта сүз бара.

Документ нигезендә, министрлык поликлиникаларда профилактика юнәлешен көчәйтәчәк. Әйтик, якындагы ике ел дәвамында илдә яшәүче барлык кешеләргә диспансеризация һәм профилактик тикшерү үткәрү күздә тотыла. Шуннан соң һәр кеше өчен сәламәтлек төркеме билгеләнәчәк.

Әгәр тикшерү вакытында табиблар пациентта хроник авыру тапса һәм табибларның даими контроленә ихтыяҗ туса, кешене диспансер күзәтүенә куячаклар. Мондый пациентлар ел дәвамында даими тикшеренүләр узарга тиеш булачак. Шушы вакытта, медицина учреждениесе хезмәткәрләре яки иминият компаниясе вәкилләре телефоннан шалтыратып, кешегә табибка күренергә кирәклеге турында искәртеп торачак.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, иминият компанияләре гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре белән эшләргә, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына карата шик туган очракта, пациент алган дәвага экспертизага билгеләргә тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев