Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ГМОлы продуктлар җитештерүне рөхсәт итмәячәкләр

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ил ГМОдан башка гына яши алачак дип ышаналар.

Россиядә ген-модификацияләнгән организмнар булган продуктларны җитештерүне рөхсәт итәргә җыенмыйлар, аларны куллану зарурлыгы юк. Шул хакта Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут белдергән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, хәзер Россиядә закон нигезендә ГМО продукциясен үстерү тыела. «Якын арада, хәтта уртача сроклы перспективада да без ГМОдан башка үзебезне туендыра һәм чит ил базарларына авыл хуҗалыгы продукциясен озата алачакбыз. Безгә ГМО кирәк түгел», – дип китерә министр урынбасары сүзләрен басма.

Россия авыл хуҗалыгы комплексын үстерүнең биш еллык планы кысаларында 5 млн гектардан 10 млн гектарга кадәр җирне әйләнешкә кертү планлаштырыла, бу ГМО кулланмыйча авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук уңышны арттыру буенча даими эш алып барыла, дип аңлата түрә. Моннан тыш, ГМО кергән чит ил азыгын үз илебезнекенә алыштыру планлаштырыла.

Оксана Лут фикеренчә, ГМОның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында әлегә бердәм аңлатма юк. Әмма трансгенлы продуктлар сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин дигән фаразлар бар. Шунлыктан мөмкинлек бар икән, трансгеннарсыз продуктлардан файдаланырга кирәк, дип ышандыра министр урынбасары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев