Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә бердәнбер авыл театры

Биредә театр сәхнәсендә премьералар ике-өч тапкыр гына уйнала.

Өч мең халкы булган Әтнәдә “Бәхет кошы” мюзиклы алты тапкыр күрсәтелгән. Әтнә театры җитәкчелеге моның сирәк була торган хәл икәнлеген әйтә. Әтнә тетарының соңгы премьерасы турында театр җитәкчелеге һәм журналистлар “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

Әтнә театры Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектаклен чыгарды. Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды. Әтнә - Россиядә бердәнбер авыл театры.

“Спектакль яңа ел алдыннан өч көн барды. Яңа елдан соң да ике көн билгеләнгән иде. Әмма карарга теләүчеләр күп булгач, без бер көнне ике тапкыр күрсәтергә мәҗбүр булдык. Казаннан кайтучылар да, күрше районнардан да килүчеләр дә бар иде. Әле дә сорыйлар. Казанга килгәнче тагын бер күрсәтәбез”, - ди театр директоры Ленур Зәйнуллин.

“Сез Әтнәдә 3 мең генә кеше яшәвен онытмагыз. Без премьераларыбызны ике, күп дигәндә, өч көн уйныйбыз. Алты-җиде тапкыр уйналганнан соң да тагын сораулары әлеге спектакльгә булган ихтыяҗны үзе әйтеп тора инде”, - ди спектакльнең режиссеры Рамил Фазлыев журналистларга.

“Бәхет кошы” – дәүләт театрында балалар коллективлары катнашкан беренче зур мюзикл. Спектакльдә 54 бала һәм бөтен театр коллективы катнаша.

Әтнә театры әлеге спектакльне Казанга алып килә. Ул 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлану вакыты - 18:30

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев