Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия сыйфат системасы белгечләре туңдырманы ничек сайларга кирәклеген аңлатты

Продуктның сыйфатлымы-түгелме икәнлеген белү өчен, экспертлар туңдырманы бераз китеп алырга киңәш итә.

Россия сыйфат системасы белгечләре яхшы һәм файдалы туңдырманы ничек сайларга кирәклеге хакында сөйләде.

Иң беренчеләрдән булып продуктның атамасына игътибар итәргә кирәк. «Үсемлек майлары кушып ясалган туңдырма җитештерүче тарафыннан «составында үсемлек һәм ак май булган туңдырма» яки «составында үсемлек мае булган туңдырма» буларак билгеләнергә тиеш», - дип искәртә белгечләр.

Порциянең авырлыгы граммнарда күрсәтелүе шарт.

Продуктның сыйфатлымы-түгелме икәнлеген белү өчен, экспертлар туңдырманы бераз китеп алырга киңәш итә. Туңдырылган масса һәрвакыт тыгыз консистенциягә ия һәм ул җиңел генә кубарга тиеш.

Әгәр продуктның өслегендә боз кристаллары бар икән, туңдырманы кабат катырганнар дигән сүз – аның тәме инде бозылган.

«Россия сыйфат системасы стандартлары нигезендә, идеаль пломбир чиста һәм татлы тәмгә, бертөрле структурага ия, консистенциясе тыгыз булырга һәм аннан тәмле ваниль исе аңкып торырга тиеш», - дип искәртә чыганак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев