Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хөкүмәте җылылыкка шәхси счетчиклар куюны хуплады

Әлеге счетчиклар куелгач, фатир хуҗалары өйдә үзләренә кирәкле һава температурасын көйләп, җылылык өчен чыгымнарны киметә алачак.

Россия профильле министрлыклары фатирларда җылылыкка шәхси хисаплагычлар кертүне хупладылар. Тиешле карар проекты Россия хөкүмәтенә раслауга кертелгән. Бу хакта Төзелеш һәм Энергия министрлыкларына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Әлеге счетчиклар куелгач, фатир хуҗалары өйдә үзләренә кирәкле һава температурасын көйләп, җылылык өчен чыгымнарны киметә алачак. Шулай ук йортта җылылыкны исәпләүче уртак хисаплагыч та булырга тиеш.

Счетчик күрсәткечләре йортта бөтен кеше фатирларына хисаплагыч куйдырткан очракта гына исәпкә алына.

Шул ук вакытта фатир хуҗалары шәхси счетчиклар куйдырганда да подъездлар һәм ярдәмче урыннарны җылыткан өчен түләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев