Россиядә йорт хайваннарын мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен хуҗаларыннан тартып алачаклар
Дәүләт думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов йорт хайваннарын мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен тартып алу турында закон проектын әзерләү турында белдерде.
Депутат билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен хокук бозучыга шактый югары штраф билгеләргә мөмкин, әмма бу хуҗаның йорт хайваннарына карата мөнәсәбәте үзгәрәчәгенә берничек тә гарантия бирми. Интернетта туры эфирда популярлык казану өчен хайваннарны мыскыллаучы блогерларны моңа мисал, диде ул.
Парламентарий аерым рәвештә кыргый хайваннарны конфискацияләүне гамәлгә ашыру кирәклеге турында белдерә, моның өчен законда җентекле механизм кирәклегенә басым ясый.
Май аенда Дәүләт думасы хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ җаваплылык билгеләүче мөһим закон кабул иткән иде.
Документка ярашлы, йорт хайваннарын асрау таләпләрен үтәмәгән өчен штраф билгеләнә. Аерым алганда, гражданнар өчен ул - 3 мең, вазыйфалы кешеләр өчен — 15 мең сумга, юридик берәмлекләр өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итә ала.
Моннан тыш, җинаять эше билгеләре булмаганда хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен гражданнар - 15 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар - 30 меңгә кадәр, юридик берәмлекләр 100 меңгә кадәр түләргә тиеш булачак.
Шулай ук җинаять эше билгеләре булмаган очракта гражданнарның гомеренә, яки сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә зыян китергән хайван хуҗасының административ җаваплылыгын билгеләү тәкъдим ителә. Бу 200 мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев