Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов: Татарстан белән Төрекмәнстанны тарихи рухи-мәдәни багланышлар бәйли

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмммәтов белән очрашты.

Татарстан белән Төрекмәнстанны тарихи рухи-мәдәни багланышлар бәйли, дип исәпли Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әлеге фикерен ул кичә Казан Кремлендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмммәтов белән очрашуда әйкән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашкан.

Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с делегацией Туркменистана во главе с Президентом Туркменистана
Г.М. Бердымухамедовым

Очрашу башланганчы Гурбангулы Бердымөхәмммәтов Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгында булды һәм мәртәбәле кунаклар кенәгәсендә истәлекле язма калдырган.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Гурбангулы Бердымөхәмммәтовка Казанга визиты һәм Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдергән. «Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанны тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар – телләрнең, диннең һәм гореф-гадәтләрнең уртаклыгы бәйли», - дигән ТР Президенты.

Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с делегацией Туркменистана во главе с Президентом Туркменистана
Г.М. Бердымухамедовым

Аның сүзләренчә, Казан белән Ашхабад арасындагы турыдан-туры һава юлларын ачу хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә. Татарстан белән Төрекмәнстан үзара делегацияләр алмаша.

Киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Төрекмәнстанда «КАМАЗ», «Татнефть», «КЭР-Холдинг» кебек эре компанияләр эшләп килә. Мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара багланышларның зур тәҗрибәсе бар. Татарстан югары уку йортларында Төрекмәнстаннан 2 меңнән артык студент белем ала.

Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с делегацией Туркменистана во главе с Президентом Туркменистана
Г.М. Бердымухамедовым

Үз чиратында Гурбангулы Бердымөхәмммәтов Рөстәм Миңнехановка Татарстанга чакырганы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Шулай ук Төрекмәнстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга да Төрекмәнстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәтле булуын әйтте.

Аннары Төрекмәнстан Президенты үзләрендә «КАМАЗ» автомобильләренә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.

Гурбангулы Бердымөхәмммәтов искәрткәнчә, быел Төрекмәнстанда «Амуль – Хәзәр 2018» халыкара автораллие узачак. Ул «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын шушы ярышларга чакырды.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев