Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Дөнья чемпионатын үткәрүдә теләктәшлек өчен В.Путинга рәхмәт әйтте

Татарстан Президенты Россия башлыгына республикада Чемпионат матчларын оештыру йомгаклары турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия лидерына футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүче шәһәр буларак Казанга ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте.

“Хөрмәтле Владимир Владимирович, шәхсән сезгә, Россия Хөкүмәтенә Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын оештыруда һәм үткәрүдә ышаныч һәм теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Путинга.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Казан алты уен кабул итте, “Казан-Арена” стадионында матчларны 255 мең тамашачы карады. 800 меңнән артык кеше Җанатарлар фестивалендә катнашты. Дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстанга 300 мең чамасы турист килеп, шуларның 60 проценты - чит ил кешеләре иде.

  • Владимир Путин Калининградта Физик культура һәм спортны үстерү советы белән “Россия-2018” оештыру комитеты” Коммерцияле булмаган автоном оешма күзәтчелек советының уртак утырышын үткәрә. Бу очрашуда 2018 елгы Дөнья чемпионатына нәтиҗә ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев