Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң кадерле, иң газиз кешеләребезнең бәйрәме – Әниләр көне. Гомере буе балам дип яшәүче, баласының шатлыгын да, борчуын да йөрәге белән сизүче, йөрәк парәсе өчен җанын бирергә әзер торучы изге затлар бит алар! Саклыйк, кадерлик, хөрмәт күрсәтик аларга! Бүген, бәйрәм алдыннан, укучыларыбыз газета аша рәхмәт сүзләрен белдерәләр.
Фәридә Әгъләҗева, Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы:
– Кеше белән яхшы мөгамәлә корырга, тормыш итәргә әнидән өйрәндем. Әнием Зәкия Нурмөхәммәт кызы Зариповага декабрьдә 87 яшь була. Ул Мусабай-Заводта туып-үскән һәм гомере буе шушы җирлектә хезмәт куйган. Унбер ел кибеттә эшләде, аннары 33 ел колхоз амбары мөдире булды. Авылдашларыбыз әнинең гадел, намуслы кеше булуын һәрвакыт искә алып сөйли. Кемнең кем булуына карамастан, яхшы мөгамәлә кора белә ул. Эшендә дә, өйдә дә таләпчән, җаваплы кеше булуын күреп үскәнгә, апам Фәйрүзәдә дә, миндә дә шундый сыйфатлар тәрбияләнгән.
Әнием каенанасына – кадерле әбиебезгә егерме ел килен хезмәте күрсәтте. Бәдрикамал әбиебез әнине шуңа күрә аны үз кызы кебек күреп яшәде. Ярты гасырга якын әтиемә итагать итеп яшәве дә безнең өчен тормыш дәресләре булды.
Әни – бик бәхетле кеше. Аны кадерләп торучы ике кызы, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Шушы бәйрәм уңаеннан кадерле әниемне һәм барлык аналарны тәбрик итәм. Барчабызның да балалар игелеген күреп яшәвебезне телим.
Рөстәм Закиров, район башлыгы урынбасары:
– Әнием Ләйсирә Мулланур кызы Закирова авыл советында баш бухгалтер булып озак еллар хезмәт куйды. Аннары, лаеклы ялга чыкканчы, «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Бик җаваплы һәм тынгысыз хезмәт башкарса да, әнинең зарланганын ишетмәдек. Ул гаиләдә дә бар нәрсәгә өлгерә. Әти – педагог. Укытучы – авылда күз өстендәге каш бит ул. Әнинең әтигә карата булган хөрмәтен күреп, тоеп үстек. Ир кешенең гаилә тоткасы булырга тиешлеген әниебез аңыбызга сала белде. Әти-әни мисалында гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам булырга тиешлеген белдек. Сер түгел, эштән кайткач әниләрнең икенче смена эше башлана. Без шуңа күрә дә кулдан килгәнчә булыша идек. Әни безне тиешле урында яклады, таләпчән дә булды. Ул безнең шуклыкларны да аңлый белде. Әни – изге кеше, аңа озын, бәхетле гомер телим.
Заһидә Сәйфетдинова, Югары Суыксу авылы:
– Минем әнием, Яңа Мусабай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөнҗия Шәймәрданова, быел тугыз дистәсен түгәрәкләде. Әниемә, бала чагы һәм яшьлеге авыр елларга туры килгән бик күп замандашлары кебек, күп кыенлыкларны кичерергә, авырлыкларны җиңәргә туры килгән. Шул авырлыклар чыныктырган, күрәсең, ул батыр йөрәкле кыз булып үскән: 1961 елда дүрт бала белән тол калган әтигә тормышка чыккан. Балаларның иң кечесе – миңа ул чагында бары алты ай була. Әтиебез белән әниебезнең уртак мәхәббәт җимеше булып гаиләдә бишенче бала – энебез Зөфәр туа. Ләкин әниебезнең гаилә бәхете бик тиз киселә: әтиебез Раббани һич көтмәгәндә, 36 яшендә фаҗигале төстә үлеп китә. Бригадир булып эшләп йөргән әтине басудан кайтып килешли яшен суга. Әниебез Мөнҗия биш бала белән тол кала.
Балаларының барысын дә тигез күреп, җил-яңгыр тидермичә үстергән, кеше иткән әниебезгә без бик рәхмәтле. Ишле бала белән ирсез тормыш көтеп, сынмаган, сыгылмаган. Күңеле каралмаган. Әле дә зиһене үткен, хәтере дә әйбәт.
Инсаф Мортазин, Иштирәк авылы:
– Безнең әни Рәшидә Миңлегәрәй кызы – гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган абруйлы мөгаллимә. Институт тәмамлап Иштирәккә укытучы булып килгән ул. 1952 елда Рәшидә Хуҗина шушы авылның Рәфкать атлы егетенә тормышка чыккан. Рәфкать Мортазин ул чакта сугыш утларын кичеп, барлыгы җиде ел армиядә хезмәт итеп кайткан була инде. Алар авылда төпләнеп тормыш итә башлыйлар. Сугыш дәһшәтен кичергән әти белән дүрт абыйсын фронтка озатып, икесен – Сәетгәрәй белән Дәүләтгәрәйне көтеп ала алмаган әни белән бер-берсен аңлап яшиләр. Әнинең тормыш терәге, таянычы булган әтиебез кулы эшкә ятып тора торган, хезмәт сөючән, гадел, миһербанлы чын ир иде.
Әтиебез белән әниебез авылдашлар арасында абруйлы, хөрмәтле кешеләр булдылар. Алар белән олысы-кечесе баш иеп, олылап күрешәләр иде. Үкенечкә каршы, 1978 елда, бары 52 яшендә, әтиебез фаҗигале төстә вафат булды. Шөкер, әниебез бүген дә исән-сау. Аңа хәзер 88 яшь. Гаиләбездә бик кадерле кешебез ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев