Рәхмәт хаты
Шушы көннәрдә авыр хәсрәт, зур югалту кичердек. Бер тапкыр да ныклап авырып карамаган туганыбыз Насибуллин Илнар Мирза улы якыннарын, тормыш иптәшен берсеннән-берсе кечкенә 5 баласын бишенчесе бер көн элек кенә туган иде) калдырып, арабыздан кинәт кенә мәңгелеккә китеп барды.
Әлеге рәхмәт хаты аша без, туганыбызны соңгы юлга озатуда катнашкан, кайгы-хәсрәтебезне уртаклашкан , гаиләсенә рухи яктан һәм матди яктан ярдәм күрсәткән авылдашларга, дус-ишләргә, якыннарга, хезмәттәшләренә (Газпром оешмасы) рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез янәшәгездә
булсын, кайгы җилләре сезгә кагылмасын, урап узсын.
Илнарның туганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев