Республикам белән горурланам
13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне. Татарстан Республикасы Президентын да без шушы көнне сайлаячакбыз. Тукайлылар Татарстанда яшәүләреннән канәгатьме? Сораштыру шул хакта.
Равил Яруллин, Биклән авылы:
– Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә республикада бик күп ярдәм төрләре каралган. Әйтик, мал санын арттыру, җиһазлар, техника алу, төзелешкә тотылган акчаларны субсидияләү программалары. Узган ел үзем «Кече ферма» программасында катнаштым. 200 мең сум күләмендә субсидия алуга ирештем. Терлек башын арттырдым. Моңа бәйле рәвештә, сөт күләме, керемнәр дә артты.
Алия Миңнәхмәтова, Иске Дөреш авылы:
– Узган ел тормыш иптәшем белән гаилә кордык. Билгеле, тыныч яшәү, бала табу һәм балалар тәрбияләү өчен үз йортыңны булдыру иң кирәге. Ә яшьләргә тораклы булу җиңел түгел. Президентыбыз башлангычы белән, яшь гаиләләр өчен социаль ипотека алу шартлары тагын да яхшырганын белгәч бик сөендек. Якын көннәрдә район хакимиятенә барырга торабыз.
Ленар Ибраһимов, Князево авыл җирлеге:
– Князево – «Безнең ишегалды» программасына керүгә ирешкән тәүге җирлекләрнең берсе. Моңа без чиксез шат. Күпфатирлы йорт территорияләре күптәннән инде төзекләндерүне сорый иде. Бүген үк күзгә күренерлек алга китеш күзәтәбез – иске, ташландык корылмалар сүтелде, тәртип урнашты. Хәзер террриторияне бетонлау эше бара. Озакламый түземсезлек белән көткән балалар мәйданчыклары, тротуарлар да барлыкка килер.
Таңсылу Сираева, Комсомолец поселогы:
– Рәхәт яшибез. Безнең поселокны мисал итеп алсак та, моңа инанып була. Күпчелек кешенең йортлары зур, яңа. Яңа юллар салына, мөһим булган социаль объектлар яңартыла. Барысы да халык өчен, аның көнкүрешен уңайлы итү өчен эшләнә. Биш бала анасы буларак шуны да билгеләп үтәсем килә, хәзер авыл җирендә дә балаларның талантларын һәрьяклап ачу өчен мөмкинлекләр бар. Мин укытучы, поселок мәктәбендә эшлим. Безнең һөнәргә дә игътибар артты. Хезмәт хакы лаеклы, ял йортларына юлламалар тәкъдим итәләр, эш шартларын яхшырталар.
Бибинур Хәмәтова, Боерган авыл җирлеге:
– Илбашы – тәҗрибәле, аксакаллар акылына ия булган, зирәк, олпат шәхес булырга тиеш. Ул яктан безнең республика халкы һәрвакыт отышта дияр идем. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев хикмәтле шәхес – яхшы кадрлар тәрбияләде. Шуңа да бүгенге көндә республикабызда халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән 40тан артык программа гамәлдә.
Безнең республика һәр өлкәдә дә беренчеләр рәтендә. Яңа технологияләр беренчеләрдән булып бездә кертелә. Дөресен генә әйткәндә, Татарстан ул – Арктика бозваткычы сыман башкаларга юл күрсәтеп, юл ярып бара.
Гомерем буе мәктәптә укытучы, завуч булып эшләгән кеше буларак, мәктәпләрне саклап калу авылларның яшәешен тәэмин итү белән турыдан-туры бәйле икәнен әйтәсем килә. Алда торган сайлауларга бер генә кеше дә битараф калмас, ин шәә Аллаһ. Сайлауларга зур өметләр баглыйм. Сайлап куйган президентыбыз авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, яшь гаиләләргә субсидияләр бирү, тормыш-яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру буенча эшләрне дәвам итәр дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев