Алексей Цыкарев бүгенге көндә Россиядә чама белән 65 мең карел яшәвен әйтте. “Галимнәр фикеренчә, 2025 елга кареллар саны 50 меңнән кимрәк булырга мөмкин. Бу турыда Россия фәннәр академиясе фаразлый”, - ди ул.
Алексей Цыкарев карел халкының туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына карата мөнәсәбәтен аңлатты. “Карелия Республикасында, башка милли республикалардан аермалы буларак, бер генә дәүләт теле - рус теле. Әмма без рус теленә дә артык зур янау теләмибез, чөнки рус теле бүгенге көндә һәркайда кулланыла. Гаммәви мәгълүмат чараларында да, идарә итү системасында да, гаиләләрдә дә, шул исәптән карел гаиләләрендә дә - барлык җирдә дә рус теле”, - диде карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы.
Цыкарев сүзләренчә, кареллар Татарстандагы вазгыятьне аңлап бетермәсәләр дә, милли мәгариф системасының ихтыяригә калуын беркайчан да хупламаячаклар. “Мин бу законның бүгенге көндә нигә кирәк икәнен аңламыйм. Икенче яктан карасаң, мәгариф системасында күптәннән төрле үзгәрешләр бара, уку планнары да үзгәрә. Алар бу үзгәрешләрне канун дәрәҗәсендә ныгытырга телиләрдер. Асылда, бу закон проекты төрле конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин. Минемчә, бу закон проектыннан рус теленә дә бернинди дә файда булмаячак. Алай гына да түгел, бу проект милли телләргә зур зыян салачак”, - ди Алексей Цыкарев.
Нет комментариев