Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика рәсем конкурсында беренче урын 

Социаль хезмәт алучылар арасында «Туган ягым – Татарстан» дип аталган республикакүләм рәсем конкурсы узды. Бәйгедә катнашкан 400 кеше арасында беренче урынны алучы – безнең районнан 12 яшьлек Айзат Шәрәфиев.

Әлеге конкурс физик мөмкинлекләре чикле балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган. 
Анда районнан ике бала катнашты. Айзат Шәрәфиев – аларның берсе.
– Мин Биклән мәктәбенең 6нчы сыйныфында укыйм. Рәсем, математика, технология дәресләрен яратам. Укудан тыш робототехника түгәрәгенә йөрим, рәсем ясау белән дә шөгыльләнәм, – дип үзе белән таныштырды Айзат.
Рәсем ясау белән ул әле күптән түгел генә шөгыльләнә. Моңарчы иҗади эше белән районкүләм «Бергәләп барысын да булдырабыз» фестивалендә үзен сынаган булган. Ә менә республика конкурсында катнашуы – беренче тапкыр.
– Конкурска тәкъдим иткән эшемдә мин бөек шагыйрь Габдулла Тукайны, республика гербын, флагын, мәчет hәм дөнья картасын ясадым. Мин туган ягымны шулай күзаллыйм, – дип сөйли Айзат үзенең рәсеме турында.
Әлеге эшне ул өч көн эчендә башкарып чыккан. Рәсем ясау өчен төсле карандашлар, төсле буяулар кулланган. 
Һәм менә ул бәхетле мизгел. Башкаладан районга сөенечле хәбәр килеп ирешкән – Айзат Шәрәфиевның эше иң яхшысы дип бәяләнгән.
– Иртән әнием мине уятты да: «Айзат, улым, котлыйм! Син беренче урын алгансың», – диде. – Мин диванга утырдым да, төш кенә күрәмдер дип уйладым. Әниемнән тагын бер тапкыр сорадым, – дип сөйли Айзат.
Айзатка республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының дипломын, рәссам җыелмасын hәм календарь тапшырдылар.
– Айзатның конкурста җиңүенә чын күңелебездән сөендек. Ул бик тырыш, акыллы, тәртипле малай. Без аның белән горурланабыз, – ди Биклән мәктәбенең математика укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева.
Айзатның киләчәккә планнары зурдан. Ул әлеге җиңүе белән генә чикләнмичә, иҗади яктан тагын да үсәргә, белемен арттырырга, инженер-рәссам булырга хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев