Якты юл
  • Рус Тат
  • Үрдәк бәбкәләрен ничек ашатырга?

    Авылларда тавык-чебеш, каз-үрдәк белән мәш килү чоры җитте. Бәбкәләрне кемнәрдер үз тавыгын (үрдәген, казын) утыртып чыгара, кемнәрдер инкубатордан сатып алып үстерә.

    Әңгәмәдәшем әйтүенчә, дүрт көнлек үрдәк бәбкәләренә каты итеп пешерелгән тавык (кемнәрнеңдер үрдәк, каз йомыркасы булырга мөмкин) йомыркасы ашату әйбәт. Бишенче тәүлектә «үти-үти»ләр менюсына майсыз эремчек (бер башка 4 грамм чамасы исәбеннән), шулай ук кычыткан, клевер һәм тузганак яфраклары (ваклап туралган) кертелә. Атналык үрдәкләр пешерелгән тамыразыкларны (изелгән бәрәңге, кишер) әз-әзләп чүпләштерә башлый. Ә инде ун көн чамасы узгач, бәрәңге, кишер, чөгендер кабыгына, кәбестә калдыкларына (чи килеш тә, пешкән килеш тә), йомырка кабыгына күчерелә.

    Бу кошлар бигрәк тә кукуруз яки арпа ярмасыннан (ярманы иләктән иләп, тышчасыннан аеру әйбәт) болгаткан азык ярата икән. Ул сепарат сөтендә яки әчегән сөттә әзерләнә. Шуңа үләннәр (ваклап), пешкән бәрәңге (изеп), кишер-чөгендер (чи килеш, әмма ваклап турап), ризык калдыклары, майсыз эремчек, сөяк оны өстәлә.

    Бәбкәләр менюсына шулай ук витаминлы һәм минераль өстәмәләр: сөяк оны, вакланган кабырчыклар, акбур, балык мае да кертелә.

    Ә инде аларны ашатуның ешлыгы болайрак булса әйбәтрәк:

    • бер атнага кадәрге бәбкәләрне – тәүлегенә 8 тапкыр;
    • 15 көнгә кадәр – 7 тапкыр;
    • 30 көнгә кадәр – 6 тапкыр;
    • 50 көнгә кадәр – 5 тапкыр ашатырга.

    Үрдәкләрне 50 – 55 көнгә кадәр үстереп сую отышлырак икән. 50дән 60 көнгә кадәрге бәбкәләргә 50 көнгә кадәрге чорга караганда өч тапкыр күбрәк ризык кирәк, ди ул.
    Ә инде урамда йөртеп керүгә килгәндә, бер атналык бәбкәләр 40 минут чамасына иркенгә чыгарыла. Унике тәүлектән соң – көненә дүрт тапкыр сәгать ярымга. 20 көн булгач, үрдәкләр көнозын урамда йөри.

    Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: