Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев:  «Мин Тукай районында чит-ят кеше түгел»

19 октябрь көнне районыбызда онытылмаслык күркәм чара узды. Беренче тапкыр ерак араларны якын итеп, Республикабызның танылган шәхесләре, күренекле әдипләре – Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Моратов, Вахит Имамов, Факил Сафин, Гөлзадә Сәфиуллина, Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамаллар районыбызга килде. 

Үткен каләмле язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, тәвәккәл, тормыштагы hәрбер яңалыкка үз сулышын өрүче, илдәге бөтен вәзгыятьне күз уңында тотучы, милли хәрәкәтләрнең үзәгендә кайнаучы, татар милләтпәрвәр улы буларак таныш булган Разил Исмәгыйлевич Вәлиевны Биклән мәктәп укучылары киң колач җәеп каршы алды. Мәктәп бусагасында олы кунакны электән үк таныш булган гореф-гадәтләр буенча татар милли халкы киемнәрендә татлы ризык – чәк-чәк белән укучылар каршы алды.
– Мин Тукай районында чит-ят кеше түгел, Ширәмәт районында туып үстем, ул вакытта андый район бар иде. Аннан соң безнең авыл – Ташлык авылы Чаллы районына керде. Озак еллар Чаллы районында, аннары Түбән Кама районында яши башладык. Яшь вакытта Бикләнгә бик еш килеп йөрдем. Хәтта шундый хәл булды: Түбән Каманың 1нче урта мәктәбендә укый, Алмаз Хәмзин белән бер парта артында утыра идем. Без аның белән хәзер дә бик дуслар. Шушы Алмаз белән уйладык-уйладык та Түбән Камада кызык түгел, әйдә Биклән мәктәбенә күчәбез дигән карарга килдек. Велосипедка утырып киттек. 15-20 чакрым бардыр әле ул. Директорга аңлаттык: «Түбән Камада укырга теләмибез, без бит авыл балалары, монда безгә күңеллерәк булыр, мәктәпкә алмассыз микән», – дидек. Бу безнең 9 сыйныфта укыган вакыт, риза булды. Кайткач Түбән Кама мәктәп директорына кердек. «Ничек инде ул? Шушы хәтле матур мәктәпне ташлап китәсезмени?» – дип безне җибәрмәде ул. Шулай итеп безгә сезнең кебек Биклән мәктәбендә уку бәхете тимәде, – дип сөйләде ул үзе турында укучыларга.
Райондашыбыз, язучы Фәннур Сафин белән алар яхшы таныш булганнар. «Ялкын» журналында эшләгәндә 7 ел бер бүлмәдә янәшә утырып эшләгәннәр.
Разил ага үз тормышында җырлар яза башлау тарихын да сөйләде. Ул якташыбыз, бөек җырчы Илһам ага Шакиров белән бәйле.
– «Разил син буласыңмы?» – дип дәште миңа Илһам ага. Әйе, дим. «Вакытым юк, Мәскәүгә пластинка яздыртырга килдем. Бер шигырьнең сүзе ошамый. Син миңа аны яз», – диде җырчы. Үзем дә сизмәстән, сәгать ярымда «Дулкын» шигырен яздым да куйдым. Әлеге җырны халык яратты. Илhам ага Шакиров аны күп еллар башкарды, – дип сөйләде Разил Вәлиев.
Очрашу барышында күренекле язучы мәктәп тормышы, укучыларның нинди телдә белем алулары, мөгаллимнәр белән тәэмин ителеш турында сораштырды. Бик зур кызыксыну белән ул музейны карады.
– Тормышның төбеннән күтәрелгән гади татар улының бүгенге хезмәт баскычы hәркем сокланырлык. Хикмәт дәрәҗәдә дә, эш урынында да түгел, эш яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсе булуда. Чирек гасыр халык белән эшләү, милли вәзгыятьтә кайнау, халыкка хезмәт итү бик тә җаваплы, авыр вазыйфа, – диде Разил ага Вәлиев турында җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Шулай ук авыл тарихын язучылар өчен дәүләт программасы hәм грант булдыру кебек сорауларны кузгатты.
Язучыга шулай ук «Сабантуй» чишмәсен күрсәттеләр. Биредә төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткән җырчы, Биклән авылы егете Илнар Сәйфиев чишмә турында сөйләде.
– Бикләнгә килүем яшьлегемә кайткан шикелле булды. Бар урамнары таныш, мәктәбе таныш, зираты таныш, бар җире таныш, шул хәтле рәхәт, – диде 72 китап, 200 дән артык җыр авторы Разил ага Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев