Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз алдынгылар сафында

Бүгенге таләпләр энергияне сак тоту технологияләренә күчү кирәклеген кискенләштерә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында хәбәр итте.  Форум "Казан Экспо" территориясендә узды. Быел форумда Россиянең 34 регионыннан 63 компания катнашты. Моннан тыш, форум кысаларында "Энергетика. Ресурсларны саклау" һәм Татарстан Министрлар кабинеты утырышы үтте.

Әле чарада Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча аеруча уңышлы эшләгән районнар җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды. Тукай муниципаль районы да алдынгылар сафында. Дипломны район башлыгы Фаил Камаев кабул итеп алды. 

Фото Татарстан Республикасы Президенты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев