Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга республика балалары җыелды

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагереннан балалар бер дә өзелеп тормый. Күптән түгел биредә спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен смена оештырылса, дүшәмбе көнне лагерь республика районнарыннан килгән балаларны кабул итте. Шулай итеп, «Балкыш»та «Галактика балалары» дип аталган республика лагере оештырылды.

«Галактика балалары»нда ял итүчеләр – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Районда мондый смена беренче тапкыр оештырылды. Балалар ял вакытында палаткаларда яшәячәк. Бу төр лагерьның беренче сменасы 24 июньнән 30ына кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, республика районнарыннан килгән балалар өчен лагерьда тагын ике смена эшләячәк. 
– Палаткалы шәһәрчек шартларында балалар җидешәр көн яши һәм ял итә. Лагерьда биш тапкыр туклану оештырыла. Балалар белән хәрби-патриотик юнәлештә эш алып барылачак, – дип белдерде лагерь җитәкчесе Алмаз Исмәгыйлев. 
Иртән Зәй районыннан 19, Чистайдан 6, Сарманнан 19 hәм Тукай районыннан 22 бала махсус автобусларда килде. Аларны шунда ук лагерьның шәфкать туташлары кабул итүгә кереште. 
– Иң беренче чиратта балаларның барлык документларын тикшерәбез. Медицина белешмәләрен, прививка карталарын карыйбыз. Баланың моңа кадәр нинди авырулар кичергәненә дә күз салабыз. Документлар тәртиптә булса, hәр баланың чәчләрен, тәннәрен тикшерәбез, – дип сөйли «Балкыш» лагереның шәфкать туташы Алия Шәмсемөхәммәтова. 
Тикшерү тәмамлангач, балаларны отрядларга бүлделәр. Аларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Балалар белән психолог эшләде. Ул аларны бер-берсе белән якыннанрак таныштыру максатында уен-чаралар оештырды. Балалар лагерьның территориясе белән танышкач, аларга концерт программасы тәкъдим ителде, дискотека узды. Беренче көнне үк ял итүчеләрнең кәефләре күтәренке булды. Алар лагерь турында үз тәэсирләре белән бүлеште.
– Бигрәк шәп лагерь. Территориясе зур, иркен. Әйләнә-тирәдә табигать ничек матур. Барысы да чиста, тәртиптә. Болай итеп күз алдына да китермәгән идем, – диде Сарман районы Кәүҗияк авылыннан килгән 14 яшьлек Исламия Заһирова. Кыз каникуллар вакытында лагерьларда һәр елны ял итә икән.
Аның дусты – Айгөл Сафиуллина. Айгөлнең лагерьга беренче тапкыр килүе. Кыз истә калырлык, онытылмаслык кичерешләр, яңа танышулар көтә.
– Лагерьда күңелле дә, шул ук вакытта файдалы да булыр дип өметләнәм. Монда берничә районнан җыелганнар. Үзенә күрә аралашу чарасы да бу, – ди 13 яшьлек Айгөл.
Балалар белән отряд әйдаманнары эшли, хәрби күнекмәләрне инструкторлар алып бара. Моннан тыш, тәрбия процессына өстәмә белем бирү педагоглары, психологлар да җәлеп ителгән. 
– Алдагы көннәрдә театраль флешмоб, төрле спорт чаралары оештырылачак, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре мастер-класслар, балигъ булмаганнар белән эшләүче белгечләр хокук бозуларны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрәчәк. Балаларга хәрби темага фильм күрсәтеләчәк. Чик буе хезмәте ветераннары белән очрашу да планлаштырыла, – дип сөйләде булачак чаралар турында педагог-оештыручы Евгений Михайлов. 
Икенче смена 1 июльдән 7сенә, өченче смена 8 июльдән 14енә кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев