Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбыз иҗаты

Тукай районының Калмия авылында яшәүче Эңҗе Галиәхметова иҗатын тәкъдим итәбез.

Улым истәлегенә
Һаваларда ике аккош йөзә,
Канат кагышларын мин күзлим.
Күзләрем талганчы күккә карап,
Балакаем, мин сине эзлим.
Һавалардан очып төшәрсеңдә,
Аккошлардай йөзеп китәрсең.
Үткәннәр бит кире кайтмый инде,
Сине сагынып гомер итәрмен.

***
Туган көнең белән, балакаем,
Көн буена күңел ташыды.
Иптәшләрең узып киткән саен,
Сине уйлап, сине юксындым.
Төшләремә төнлә керәсең дэ,
Таңнарымда куркып уянам.
Үткәннәрне искә аламын да,
Көндезләрен һаман моңаям.
Әй, бер Аллам,адәм балаларын,
Сыныйсың син салып утларга.
Яшим диеп типкән йөрәкләргә,
Әмер җибәрәсең туктарга.
Сак белән Сок кебек тилмерешеп,
Яшәр өчен генә туганбыз.
Ахирәттә бәлки очрашырбыз,
Ә хәзергә инде, чыдарбыз.
Мәхәббәткә дәва бар диләр дә,
Әҗәлләргә юк шул дәвасы.
Сагыну сагышларда гомер итәм,
Кайтарып булмый шул үткәнне.

Кеше килә гөрләп яшәр өчен.
Кеше килә гөрләп яшәр өчен,
Шушы матур якты дөньяга.
Кара йөзләр бик күп икән хәзер,
Кагылып китә кайчак миңа да.
Мин курыкмыйм инде хәзер сездән,
Кимсетүләр бик күп күргәнгә.
Күңелемдә балкый якты кояш,
Иман  нурларына күмгәндә.
Өзгәләнеп җаным өзелсә дә,
Чишмә булып акса күз яшем.
Бәхет мине һәрчак кочып үтә,
Булмам синнән бары мин ятим.
Бер аллам бар, гадел хөкемчебез,
Ул тигезләп тора барысын.
Дөнья-бакый иман байлыгыннан,
Ташламачы, зинһар бер аллам.

/фото Эңҗе Галиәхметовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев