Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашлардан наказлар кабул иттеләр

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль кабул итү пунктлары безнең районда да ике көн эшләде. Партия вәкилләре махсус автобуслар белән авылларга чыгып, сайлаучыларның сорау-тәкъдимнәрен кабул итте, ягъни алардан наказлар җыйды. 

Партия вәкилләренең билгеләп үтүенчә, алар республикада яшәүчеләрнең, шул исәптән безнең район халкының сорауларын үзләренә теркәп, аларны ТР Дәүләт Советына сентябрь аенда сайланачак депутатлар корпусына җиткерәчәкләр. «Бердәм Россия» партиясе өчен мондый эш системасы яңалык түгел – алар 2014 елгы сайлау алды кампаниясендә дә җирлекләрдә йөреп наказлар җыйганнар иде. Ул вакытта республика буйлап 2500дән артык мөрәҗәгать кергән. Шуларның 80 проценттан артыгы үтәлгән. Ул вакытта район халкыннан да 54 наказ кабул ителеп, шуның 49ы үтәлгән иде. Партиянең халык җыеннарында кабул ителгән 14 сорауның барысы да чишелеш тапкан.
Партиянең республика штабыннан килгән агитаторлар 2 августта Круглое Поле поселогында, Биклән һәм Мәләкәс авылларында булдылар. Бу җирлекләрдән барысы 19 сорау һәм тәкъдим кбул ителде. 
10 августта исә бердәмроссиялеләр Яңа поселогында яшәүчеләрдән 6 наказ, калмашлылардан – 3, кечешилнәлеләрдән 4 наказ алдылар. 
Сораулар, нигездә, төзелеш һәм төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, сәламәтлек саклау (аптека кирәк, ашыгыч ярдәм машиналары җитми), автомобиль юллары, балалар өчен уен мәйданчыклары төзү тармакларына кагылды. 
30 августта «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты «Татарстан» совхозы һәм Комсомолец поселокларына, Новотроицкое авылына чыгар дип көтелә.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев