Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының XXXII утырышы үтә

Көн тәртибендә:

1. 2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап.
2. Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында.
3. 2018 ел өчен Тукай муниципаль районы «Контроль-хисап палатасы» МКУ эшчәнлеге турында хисап.
4. 2018 елда Татарстан Республикасында һәм Тукай муниципаль районы территориясендә кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
5. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2018 елның 10 декабрендәге «2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы 29/2 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
8. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан, вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә, бүләк алу, бүләк тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны күчерү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

Утырыш 29 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев