Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Сабантуе кунакларны шаккатырды

Күпсанлы тамашачыларның фикеренчә, быел район Сабантуе бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Авыл хуҗалыгы техникасы парады, ат чабышлары, төрле уеннар район халкының һәм килгән кунакларның күңелен күтәрде. Тукайлыларга тәкъдим ителгән авиошоу да күңелгә хуш килде. «Тукайлылар көткәннән дә уздырды», – дип белдерде район Сабантуенда катнашкан кунак, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев. «Чаллы халкын һәм кунакларны нәрсә белән шаккатырырга хәзер? Нәрсә, безгә хәзер ракета җибәрергәмени?!» – дип шаяртты мэр.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда Сабантуй якшәмбе көнне – 16 июньдә узачак. Быел милли бәйрәм үткәрелә торган мәйданда капиталь ремонт та ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев