Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре коллективлары конференциясе булып узды

Үткән атнада район мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре коллективлары конференциясе булып узды.

Конференциядә 2020-2021 елда район җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләрнең авыл җирлекләрендә, район һәм республика күләмендә башкарган эшләренә йомгак ясалды. Конференция эшендә район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев катнашты һәм чыгыш ясады. Конференциядә район, республика, Россия күләмендә уздырылган мәдәни чараларда актив катнашып уңышларга ирешкән, бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган, төрле дәрәҗәдәге грантлар откан хезмәткәрләр рәхмәт хаты, мактау грамоталары белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев