Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгынан шәп бүләк

Район хакимияте утырышлар залында район башлыгы Фаил Камаев районның ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вәҗиевага «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 100 кешене яздыру өчен сертификат тапшырды. 

– «Якты юл» газетасы безнең район тормышын һәряклап яктыртучы бердәнбер басма. Дөрес һәм рәсми мәгълүмат алырга күнеккән укучылар буларак, без, газета-журналларга язылу чорында район газетасын хуп күреп, аны яздырып алуны кирәк дип саныйбыз. Район газетасын өлкәннәребез яратып, якын итеп укуларын истә тотып, район ветераннарын һәм инвалидларны гадәттәгечә «Якты юл», «Светлый путь»ка  яздырып алуны бүләк итәргә булдык. Яраткан газеталарыннан аерылмасыннар, – диде район башлыгы Фаил Камаев, сертификат тапшырганда. 
 Подписка вакытында өлкәннәрне газетага яздыру күптәннән матур бер гадәткә әверелде инде. Бу юлы да район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева әлеге бүләкне сөенеп кабул итте. 
– Басма мәгълүмат чараларына язылу вакыты җиткәндә без һәрвакыт иганәчеләр, хакимият ярдәме белән район пенсионерларын, инвалидларын, актив өлкәннәребезне «Якты юлга» яздыра идек. Аллага шөкер, бу подпискада да аларны куандырачакбыз. Шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен бик зур рәхмәт, – диде Фәйрүзә ханым. 
 Сез дә район басмасына язылырга онытмагыз. «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу 1 апрельдән башланып китте һәм аңа почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп тә язылырга була. 
 Почта аша газетаның җомга санына гына аерым язылу 701,94 сум, чәршәмбе-җомга саннарына язылу 818,94 сум тәшкил итә. Газетаны редакциядән килеп алучыларга 450 сум түләргә туры киләчәк. Язылу башланган көннәрдә үк, 4-14 аперльдә район басмасына ташлама белән язылу игълан ителә. Бу көннәрдә җомга санына гына аерым язылу 651,12 сум, чәшрәмбе-җомга саннарына язылу 754,32сум булачак. 
 Форсатны кулдан ычкындырмагыз, безнең белән бергә калыгыз!   
Алсу Тимерханова 
/Автор фотосы      

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X