Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәтем сезгә зурдан

Безнең яраткан газетабыз “Якты юл” аша Тукай үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеевка тармак ветераннарына игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 37 ел эшләдем. Минем кулларым аша меңләгән пациентлар үтте, һәрберсе үз авыртуы, үз проблемасы белән. Мөмкин булганча, һәркемгә ярдәм итәргә тырыштым, үз җанымның бер өлешен бүлештем. Озак вакыт Калмаш фельдшер-акушерлык пункты белән җитәкчелек иттем, эш елларында авыл халкының хөрмәтен яулаганымны да яшермим.

Мин Калмашта яши башлаганга ярты гасыр үтте инде. Хәзер пенсиядә, әмма ял итәргә вакыт юк диярлек – авыл җирлеге ветераннар советы рәисе булып торам. Ирем Васыйл белән балаларыбызны лаеклы тәрбияләдек, оныклары да карарга ярдәм итәбез, хәзер үзебез аларның кайгыртуы һәм игътибары белән әйләндереп алынганбыз.

Ә район хастаханәсенең эш йомгакларына багышланган медсоветта мине «Татарстанның мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» билгесе белән бүләкләделәр. Зур рәхмәт!

Тукай районы үзәк хастаханәсе коллективына, кешеләрнең гомерләрен саклап калу буенча катлаулы эшләрендә яңа җиңүләр, һөнәри камиллек, үзләренә исәнлек-саулык телим.

Рәзинә Мәгъсүмова, Калмаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев