Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Фәйзуллин: Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде туган ягыңа

Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамласам да, мин мәктәптә бер генә сәгать тә укыткан кеше түгел, ди язучы.

Мул иҗатлы язмышы шагыйрьнең бу хыялын ничәмә-ничә тапкыр тормышка ашырды икән? 60 – 70 тапкырмы, әллә… Хәер, бүген инде ул моны кистереп кенә үзе дә әйтә алмыйдыр, мөгаен. Шунысы хак: халык шагыйре Равил Фәйзуллин бүген дә үз укучыларын сөендерүен дәвам итә.

Күптән түгел генә дөнья күргән «Гомер калейдоскобы» («Калейдоскоп жизни») китабы күпләр өчен олпат әдипнең иҗатка, гомер агышына, вакытка мөнәсәбәте күзлегеннән дә бер ачыш булгандыр. Соңгы 50 – 60 ел эчендәге чорның әдәби хәрәкәтен чагылдырган китап буларак аеруча кадерле ул. 70 тән артык татар, рус һәм чит ил әдипләренең, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләренең аның турындагы чыгышлары, мәкаләләре; шагыйрьнең үз шигырьләре, эссе-хатирәләре; замандашларының аңа багышланган кече күләмле әсәрләре, истәлек язмалары; 500 дән артык фоторәсем һәм аларга белешмә-аңлатмалар… Укытучы, педагоглар өчен дә менә дигән табыш бит бу. Ярты гасырдан артык республика, бөтенсоюз, гомумроссия күләмендәге әдәби-иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган шәхес – шагыйрь, публицист, галим турында гына түгел, Равил Фәйзуллинлы тулы бер чорның иҗат рухы хакында әлеге китап. Тышлыктан ук бирелгән: Алай үтелгән вакыт…/Болай үтелгән вакыт…/Яшәп үтелгән вакыт, /Яшьнәп үтелгән вакыт…/ дигән шигыре белән әдип китапны кулына алган һәркемне үз вакытына булган игътиба- рын да сагайта түгелме икән әле? Шунысы аеруча кызык: узган гомергә нәтиҗә буларак яңгыраган әлеге юллар Равил аганың мәктәптә укыган елларында ук язылган шигыре икән ләбаса. Хәер, барысы хакында да авторның үзе белән сөйләшсәк, дөресрәк булыр.

– Равил абый, Сез танылган әдип булган өчен генә түгел, заманында КДУ ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алган өчен генә дә түгел, мәктәпләрдә узган әдәби очрашуларның көтеп алынган кунагы буларак та «Мәгариф» журналын укучыларга бик якын – үз кеше.

– Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамласам да, мин мәктәптә бер генә сәгать тә укыткан кеше түгел. Тик барыбер үземнең хезмәтем белән уку-укыту, тәрбия эшенә күпмедер өлеш керткәнмендер дип уйлыйм. Әсәрләрем 25 еллап мәктәп дәреслекләре программаларына кертелеп, укытылып килә. Кыскасы, татар әдәбияты, шигърияте белән кызыксынган кешеләрнең, ким дигәндә, ике буынына азмы-күпме тәэсирем
булды шикелле.

– Әдәбият дәреслеге тотып, класс каршысына кереп баскан укытучы укучыларының барысын да шагыйрь итә алмый. Шулай да…

– Чын талантлы укытучы икән, ул үзенең фәнен яраттыра ала. Укытучыдан тора бу. Әйтик, Рәдиф Гатауллин, университетны тәмамлар алдыннан, Мөслимгә диплом алды практикасына китте. Яшь шагыйрь шул арада бөтен мәктәпкә үзенең «шагыйрьлек чирен» йоктырырга өлгерде. Озак та үтми, ул мәктәптән Зөлфәт, Наис Гамбәр кебек зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Мисалны читтән эзлисе юк: үземнең улым тарихны яратмый иде. Яхшы укытучы эләкте дә фәненә мәхәббәт сеңдерә алды. Хәзер улым тарих дип үлеп тора. Без балаларга күңелеңә яткан шөгыльне, һөнәрне сайла дип әйтергә тиешбез. Яшерен-батырын түгел, күреп, белеп йөрим: педагогика вузларына укырга керүчеләр арасында да бары диплом өчен генә укучылар да аз түгел. Тагын бер нәрсә бар: хәзер укытучы белем бирәсе, укучылар белән иҗади эшлисе урынга, кәгазь боткасында кайнап, алтынга тиң вакытларынәрәм итә. Мәгариф өлкәсендә элек булган педагогик мирасны кайтару юнәлешендә нидер эшлисе бардыр дип уйлыйм. Бертуктаусыз реформа ясау юньлегә илтми. Бара торгач, әнә телебезгә дә кырын сукты ул. Бер шигырьдә: «Кеше нигә өзә икән үзенә иң газиз кылны» дигән юллар бар минем. Тел ул – бөек төшенчә. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәте, эстетик идеалы, менталитеты бар. Бөтен җирдә бер төрлегенә укытылырга тиеш дигән югарыдан килгән фәрман ул кешене стандартлаштыра, калыпка кертә. Бу – укыту системасына да зыян китерә дип уйлыйм. Калыптагы кеше үзенең табигать биргән талантын ачып бетерә аламы? Шагыйрьлек ул – Ходайдан. Укытучыларым, шуны үз вакытында күреп, миңа юнәлеш бирде, эзгә салды. Әле менә яңа китап чыгу уңаеннан узган иҗат кичәмдә дә укытучым, класс җитәкчесе Наилә апа Әхмәтова (фоторәсемдә) кадерле кунакларымның берсе булды. Татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан 97 яшь белән баручы Фатима апа Сәлахиева, билгеле инде, килә алмады.
Гомер буе рәхмәтле мин аларга.

– Китапка кергән кайбер шигырьләрнең мәктәп елларында ук язылганын белгәч, гаҗәпкә каласың. Равил атлы малай ул вакытта ук коеп куйган шагыйрь булган, димәк. Узган гомергә еш әйләнеп карыйсызмы?

– Гомеремә мәктәп еллары аша карасам, мин бик бәхетле чорга эләккәнмен кебек. Ләкин ул, чынын да, бәхетле заман түгел. Сугыш чоры баласы мин. Дөрес, ачлык кичермәдек. Без хәлле гаиләдән. Әтинең колхоз рәисе булган еллары. Ләкин мин – күрше-тирәдәге ялангачлыкны, ярым ач җан асрауны һәм фәкыйрьлекне күргән кеше. Шул ук вакытта ул чор халкының яхшыга ышаныч,
өмет белән яшәвен дә беләм. Безне чын укытучылар укытты. Аларның күбесе фронтовиклар иде. Үзләре тырышлар, укучыга таләпчәннәр. Алар чын педагог булган күрәсең, үз фикерләрен тәгаен, төгәл әйтә белгәннәр. Бала, үсмер вакытта, билгеле, мин әле алай ук анализ ясый белмәгәнмен. Моны хәзерге акылым белән әйтүем. Нишлисең, бәләкәй чактан ук бик хисчән булганмын шул. Әтигә 30 яшь тулгач, аны жәлләп елаганым истә. Картайды инде, безнең кебек яланаяк йөри алмый дип кайгырганмындыр. Мин үземнең 30 яшемне дә авыр кичердем. Тукай күз алдына килеп, аның кадәр эшләнмәгән дип уйлаганмын, күрәсең.

Шул да борчыгандыр. Аннан 40 лар киткәч, инде бар да үз урынына утырды кебек. Шулай да миндә кечкенәдән вакытны сиземләү тойгысы булды. Шуңадыр инде, бәлкем, минем хакта «тумас борын картайган» дип тә әйтә торган иделәр.

– Иҗатта кыска язарга омтылу – хәтта берьюллыклар, икеюллыклар… Бу сезнең төп үзенчәлектер, мөгаен. Ул сезнең холык белән бәйлеме?

– Кыска шигырьләр язу үземә бик ошый. Тормышта да мин бик ачылып киткән кеше түгел. Бик ышанган кешегә генә тугарылуым бар. Халыкчат әйтсәк, урам авыз түгелмен. Ходай тарафыннан төшерелгән вәхине кабул итүче пәйгамбәр дә, әүлия дә түгел, гади бер кеше мин. Шулай булгач, нишләп соң, су буе язып, кешенең кадерле вакытын алырга тиешмен? Кешенең кадерле вакытын исраф итү кемгә кирәк. Язучы укучыга үзен көчләп тагарга тиеш түгел. Кыска язуның мәгънәсе – кешенең зиһене-гаменә шушылар хакында минем мөнәсәбәтем менә болайрак дигән фикерне җиткереп кую. «Ә син ничек уйлыйсың?» дигән сорау ята аның асылында.. Әгәр дә син язган кешенең күңеленә ятса, ул фикердәшең булса, бер дулкынга эләксәң, ул кеше инде синең дустың, җандашың була. Мин гомер буе
җандашлар эзләдем. Алар күп була алмый, шулай да андый кешеләрем бар. Миңа иң яхшысы – вакыт турында, киләчәк турында уйлап, фикердәшләр белән бергә яшәү.

– Сез әдәбиятка иртә килгән: 23 яшьтә (!) үк инде СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган, университетта укыганда ук ике китап чыгарган кеше. Талантыгызга бәрабәр дан-дәрәҗәне дә Ходай Сезгә кызганмаган. Бүгенге көндә дә зур хыяллар, планнар корып яшисезме?

– Бер кызык мисал: 25 еллар элек Гөлзадә Сафиуллина, концерт куеп йөргәндә, сәхнәдән торып: «Әле менә кичә Равил Фәйзуллин белән фәлән җирдә бергә чыгыш ясадык», – дигән дә, берәү, залдан торып: «Әле ул һаман да исәнмени?», – ди икән… Әйе, иртә киленде әдәбиятка. Ул вакытта СССР Язучылар берлегендә мин иң яшь язучы санала идем. Миңа кадәр Евтушенко шулай иртә кергән булган берлеккә. Ә киләчәккә хыялым бар! Балалар өчен яхшы шигырьләр язасы килә. Оныклар булу да моңа күпмедер этәргеч ясыйдыр, бәлкем. Мине бит иҗат юлымның тәүге елларында балалар язучысы буларак таныйлар иде. Ул юнәлеш ничектер күләгәдәрәк калды. Зур әдипләр бөтенесе дә күпмедер күләмдә балалар өчен язган. Дәрдемәндме ул, Тукаймы, Пушкинмы… Бу табигый. Балалар өчен язуга 60 нчы елларда «Яшь ленинчы» газетасының безнең буын өчен «штабка» әйләнүе дә этәреш биргәндер. Кемдер өлкәнәйгәч, халык егылып укый торган берәр әсәр язсам иде дип хыялланырга мөмкин.

Ә миндә популярлык китерә торган әйбер яза алсам ярар иде дигән теләк юк бүгенге көндә. Хәер, «юк» түгел, бар икән: балалар өчен язылган шигырьләрнең үземә бик ошаганнарын гына сайлап, туплап, матур итеп бизәп бер китап чыгару… Соңгы елларда мин болай да беркадәр шигырьләр язгаладым. Алар да байтак җыйналды.

– Сез – үз көчегезне реаль бәяләүче шәхес. Без моны тормышта да, иҗатта да, иңләп буйлап Идел кичкәндә дә күреп торабыз. Равил абый, «Гомер калейдоскобы»ннан Җәүдәт Сөләйманның шигъри юлларына игътибар итик әле. Үз көчен һәм егәрен /Вулкан белә./ Шул вулканның чын бәһәсен/ Күрә белгән икәү генә./ Чын дус һәм чын дошман… Китапның бәһәсен бәяләүчеләр хакында да бит инде бу…

– Әле китап басылып бетмәгән. «Сигнальный чыкты», – дип, редактор шалтырата. Бассейнга барырга ниятләп кузгалган гына идем. Китапны бик күрәсем килә дә бит! Очрашу мизгелен юри сузам. Ялындырып кына йөргән кыз диярсең! Киттем бассейнга. Судан чыгуыма телефоныма карасам, өч кеше шалтыраткан. Нәшрият тирәсендә йөрүче авторлар шул арада карап, кызыксынып чыгарга өлгергәннәр. Кем белә, бәлкем, кемнәрнеңдер төн йокыларын да качыргандыр инде ул. Мин бу китап альбомымда «Менә без кем!», ягъни «Менә минем замандашларым кем!» дигән фикер үткәрергә теләдем. Әмирхан аганың бер сүзе искә төшә: «Яшәргә котырта торган әсәрләр язарга кирәк». Безнең буын язучыларның рухи маягы, тоткан кыйбласы иде бу васыять.

– Сез – берсүзсез, нечкә тоемлаучы, шул ук вакытта тирән, фәлсәфи уйларга этәрүче шагыйрь. Ничек уйлыйсыз, гомер узган саен фикерләр
нык үзгәрәме?

– «Яшь чакта «мин яхшы», ир уртасы булгач –«без яхшы», олыгайгач, «сез яхшы» дию – ул вакыт, гомер агышы белән килә торган зирәклектер, бәлкем…

…Әдипнең, үзе әйткәнчә, «Халык хәтеренең почмагында энә очы кадәр бер урын»га өмет итүе дә, күрәсең, тыйнаклыктан битәр, зирәклек галәмәтедер…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев