Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Гарифуллин Керчьтагы фаҗигале вакыйганы булдырмаска мөмкин иде, дип саный

Эксперт фикеренчә, агрессив яшүсмерләрне тестлаштыру барышында түгел, ә аларның үз-үзен тотышын күзәткән вакытта ачыкларга кирәк.

Керчьтагы фаҗигале вакыйганы булдырмаска мөмкин иде, дип саный КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул мондый яшүсмерләрне педагоглар ачыкларга тиешлеген искәртте.

«Бүгенге көндә психологларның бер өлеше гаммәви мәгълүмат чараларындагы чыгышларында мондый вакыйгаларны алдан фаразлау мөмкин түгел, дип раслый. Әмма мин әлеге караш тарафдары түгел. Әгәр педагоглар һәм психологлар тарафыннан түбән хисси интеллектлы, укучылар һәм яшьтәшләре белән аралаша белми торган балаларны ачыклау буенча җитди профилактик эш алып барылса, әлеге фаҗигане кисәтеп булыр иде», - дип искәртте ул.

Реклама

Эксперт фикеренчә, агрессив яшүсмерләрне тестлаштыру процессында түгел, ә аларның үз-үзен тотышын күзәткән вакытта ачыкларга кирәк. Шул рәвешле, сыйныфта башкаларның кайгысын уртаклашырга сәләтсез, эмоциональ интеллекты түбән булган укучыларны билгеләргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X