Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район яшьләрен зурладылар

Үткән атнада Мәләкәс авылында Яшьләр көне үтте. Авыл сабантуе белән үрелеп, бик матур узды ул. Чарада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.

Ул халыкны бәйрәм белән котлады, районда яшьләр сәясәтен ак тив а лып б арган яшьләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында студентлар, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, эшмәкәрләр дә бар иде. Шулай ук бәйрәмдә «Тукай районының акчалата призына лаек булган иң яхшы яшьләр проекты» исемле конкурска да нәтиҗәләр ясалды.

Бәйге районда 2020 елдан бирле үтә һәм әлеге вакыт эчендә матур бер традициягә әйләнде. Быел исә «Илһамландыр» номинациясендә иҗади иницативаларны һәм мәдәни-мәгариф тирәлекне үстерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән « С у л ы ш » п р о е к т ы белән Диләрә Хадиева (Иштирәк авыл җирлеге) җиңде. «Табигатьне сакла» номинациясендә экологик белем бирүгә юнәлдерелгән «Чүпне аралап җыю» проекты белән Круглое Поле авыл җирлегеннән Ландыш Сәетгалина иң көчлесе дип табылды. Теләнче Тамак авыл җирлегеннән Гөлназ Калимуллин а « Б и б л и о б л о г е р китапханәдә» дигән проект белән «Иң мөһимен сөйлә» номинациясендә һәм районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белгече Гөлшат Закирова «Без бергә» номинациясендә «Буыннар бәйләнеше» исемле проект белән җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев