Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башыгының изге Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле дин кардәшләрем, мөселман тукайлылар!

Барыгызны да изге рамазан ае килеп җитү белән котлыйм. Бу елның уразаларын исән-имин килеш каршы алырга мөмкинчелек биргән Аллаһы Тәгаләбезгә чиксез шөкранәләребез һәм мактауларыбыз булса иде!

Рамазан – изгелек кылу ае. Бу айда кылынган яхшылык өчен башка айларга караганда саваплар күбрәк языла. Шул мөкаддәс сүзләрне истә тотып, изге рамазан аенда мохтаҗ, фәкыйрь, мескен-ярлыларның хәлен кайгырту тиешле. Изге гамәлләрнең саваплары күпләп итеп язылып торган айда күпбалалы гаиләләргә, ятим балаларга, ялгыз булган картларга юмартлыгыбызны күрсәтергә тырышсак иде.

Хөрмәтле мөселманнар!

Рамазан айларыбыз котлы булсын! Тоткан уразаларыгыз, кылган изгелекләрегез, барча дога-теләкләрегез кабул булсын! Изге морад-максатларыгызга ирешергә, бу уразадан алып киләсе рамазанга хәтле исән-имин булып яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен! Барыбызга да исәнлек-саулык, күп шатлыклар телим.

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев