Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы “Күңел” радиосында чыгыш ясады

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев “Күңел” радиосында туры эфирда чыгыш ясады. Район җитәкчесе узып барган 2022 елда тукайлылар ирешкән уңышлар турында сөйләде, алда торган кайбер планнар белән таныштырды.

Ул  Тукай районы үзәген кайда күрергә теләве турында да әйтеп китте.

- Без Яңа поселогындагы мәдәният йортына район статусын бирү өстендә эш алып барабыз. 2023 елда бу поселогта башланган башка эшләрне дә гамәлгә ашырырга тырышачакбыз. Анда шулай ук бик матур парк бар, без анда боз сарае да булдырырга телибез. Яңа поселогы районыбыз үзәге булырга мөмкин. Минем шундый өметем бар, әмма боларның барысын да республика җитәкчелеге белән килештерергә кирәк, – диде Фаил Камаев.


Шулай ук ул Яңа поселогында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куюның мөһимлеген билгеләп үтте. Район җитәкчесе милли мәктәп төзү проекты турында сөйләде һәм киләсе елда районда Илһам Шакиров музее ачылачагын әйтеп китте.

/Алена Фазылова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев