Һәр авылда почта проблемасы
«Кайчан бездә почта ачыла инде? Үзебезнең почтальоныбыз кайчан булыр икән?» Авыл җирлекләрендә узган җыеннарда әнә шундый сораулар еш яңгырады. Әлеге проблема Тукай районы авыл җирлекләренең кайберләре өчен һаман да актуаль булып кала бирә.
«Шундый зур авылда почта булмасын инде?!»
Бикләннән Роза Әхмәтҗанова почта эшен төп хезмәте белән чиратлаштырып алып бара.
Кызганычка каршы, авылларда һәм поселокларда почта бүлекләре ябыла. Биклән авыл җирлегендә дә күптәннән килә андый проблема. Ә бит Биклән – иң эре җирлекләрнең берсе, биредә безнең газетаны даими алдыручылар да күп. Почта ябык булу аркасында, без шактый укучыларыбызны югалттык.
Хәзер 1700 кеше яши торган Бикләндә почта бүлеге атнага өч мәртәбә ике-өч сәгатькә ачыла. Лиза Мостафина (ул биредә 17 ел почта башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта Бакчасарай һәм Кызыл Юл авылларында хат ташучы – ред.) шәһәрдән килгән почта машинасын каршы ала да хатларны һәм газеталарны почтальоннарга тапшыра. Булмаган почтальоннар урынына шәһәрдән белгеч килеп, газета-журналлар һәм пенсияләрне тарата. Ә Роза Әхмәтҗанова почтальон хезмәтенә өстәмә алынган. Бирегә ул ярты ставкага урнашкан, төп эш урыны мәктәптә.
Бикләнлеләр почтаның әлеге эш графигыннан канәгать түгел, алар почта бүлегенең көн дә эшләвен, үзләренең почтальоннары һәм почта бүлеге башлыгы булуын телиләр.
– Мин берничә төрле көндәлек матбугатка язылам. Газеталар вакытында килми, аларны үзем барып алырга мәҗбүрмен, ә миңа 84 яшь инде, – дип зарлана Рафис абый Хатыйпов. – Сугыш вакытында да почталар эштән туктамаган. Шушындый зур авылда почта булмасын инде! Почта хезмәткәрләренә эш хакын күтәргәннәр дип ишеттем, кешеләр белмидер, әйтергә кирәк, бәлки урнашучы табылыр.
Почтальоннарның эш хакы арту турында «Россия почта-сы»ның Яр Чаллы бүлеге башлыгы Тимофей Долголев халык җыенында белдергән иде.
– Бикләнгә почта башлыгы кирәк, хезмәт хакы 21150 сум булачак. 0,8 ставкага 12000 сум хезмәт хакы алып эшләүче почтальон табарга кирәк, – диде ул. – Бу бүлекчәдәге почта башлыгы атнага 36 сәгать эшләргә тиеш, ә почтальон – 29 сәгать.
Бикләнлеләр белән очрашуда район башлыгы Фаил Камаев почта башлыгын шушы җирлектән эзләргә киңәш итте, ә җирлек башлыгы Мансур Сәхбиевка әлеге мәсьәләне хәл итүгә тизрәк керешергә кушты.
«Почта кибет түгел бит!»
Калмиядә абунәчеләр газета һәм журналларны үзләре килеп ала.
Калмиядә дә почта кирәклеге көн кебек ачык. Җирлектә 705 кеше яши. Почта бүлеге бинасы ялт иткән, иркен, ләкин ул шулай ук атнага өч кенә тапкыр бер-ике сәгатькә генә ачылып ала. Бирегә почтальоннар Чаллы почтамтыннан килә.
– Безнең мобиль төркем 18 торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларның берсендә дә почтальон юк. Без почтамтта да эшлибез, килгән хатларны эшкәртәбез, аралыйбыз. Ә авылларда газеталар, пенсия, субсидияләр таратабыз. Үзе килеп ала алмаган кешеләрнең өйләренә алып барып бирәбез, – дип сөйлиләр шәһәрдән килеп эшләүче кызлар.
Ә авыл пенсионерларының үз зарлары:
– Почта кибет түгел бит, почтальоннарны товар сатарга мәҗбүр итмәсеннәр, план төшермәсеннәр, шул сәбәпле беркемнең дә эшкә киләсе килми монда. Хәзерге көнгә кадәр почтаның эш сәгатьләрен дә белмәдек, расписаниесен элгәннәренә бер-ике генә көн. Киләбез, ике-өч сәгать көтәбез, кайвакыт бөтенләй килмиләр. Счетларны вакытында түләргә кирәк, шуның өчен шәһәргә барырга туры килә. Газетага да языласыбыз килми, нигә без аны аны үзебез юллап йөрергә, эзләп алырга тиеш соң? – диләр алар барысы беравыздан.
– Ярты ел саен вакытлы матбугатка язылу проблемасы килеп туа. Мин өч мең сумлык газета-журналларга язылам. Менә быелгы елның беренче яртысына язылу өчен миңа ун көн вакыт сарыф итәргә туры килде. Кемнән яздыртырга белгән юк. Менә нинди хәлгә төштек бит! – дип үз хәлен сөйли 73 яшьлек Зөләйха Закирова. – Мин үзем өйдән бик чыгып йөри алмыйм, күршемә эндәшергә туры килде. Аннары квитанцияләрне юллап ала алмыйча тилмердем. Шәһәрдән килеп эшләүче почтальоннар пенсия өләшкән көнне дә газеталарны бирә алмыйлар. Менә бүген күршем миңа бер айлык корреспонденцияне кертеп бирде. Россия Почтасы матбугатка женаза чыгып ята инде, – дип зарлана Зөләйха апа.
Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов белдерүенчә, почта бүлеге инде ике елдан артык шушы тәртиптә эшли.
– Авылларда белдерүләр эләбез, хезмәт хакларының артуы турында әйтәбез, ләкин аңа карап эшкә урнашырга теләүче табылмый, – ди Равил Әхәтович. – Күбесе әнә шул әйбер сатасы килмәгәнгә урнашмый.
Авыл кешеләре заказлы хатларны ала алмаудан, газеталарның адресатларга килеп җитмәвеннән риза түгелләр. «Газетага язылып, без аны китертү өчен дә акча түлибез. Нигә аны китереп бирмәскә тиешләр соң? Почтальоннарның хезмәт бурычына кермиме газета-журнал тарату?» – дип аптырый калмиялеләр.
Почтальонның вазифасына ниләр керә?
Без шушы сорау белән «Россия почтасы»ның Яр Чаллы бүлеге башлыгы Тимофей Долголевка мөрәҗәгать иттек.
– Адресатларга корреспонденция, басма матбугат, пенсия һәм пособиеләр, халык куллануы товарлары илтеп бирү, почта хезмәте тәртипләре турында мәгълүмат җиткерү, түләүләр кабул итү – почтальоннарның хезмәт бурычы, – диде Тимофей Валерьевич. Аның сүзләренчә, Калмиягә 0,6 ставкага 10000 сум хезмәт хакына эшләүче почта бүлеге башлыгы, 0,5 ставкага 6396 сумга эшләүче почтальон кирәк. «Алар атнага 18 сәгать эшлиләр», – дип аңлатты ул.
«Безгә эшкә килегез!»
Тимофей Долголев авылларда почта хезмәткәрләре җитмәү мәсьәләсен конт-рольдә тотуын белдерде.
– Безгә почта хезмәтләре-нең авыл районнарында яшәүчеләр өчен ачык булуы аеруча мөһим. «Татарстан почтасы» вакантлы вазифаларга хезмәткәрләр эзли. Кызыксынучыларның 8 (8552) 70-10-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итүен сорыйбыз.
«Татарстан почтасы» матбугат хезмәтеннән хәбәр итү-ләренчә, компания хезмәт-кәрләренә социаль гарантияләр тәкъдим итә: сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар алганда өлешчә түләү, хез-мәткәрләрне һәм балаларын иминиятләштерү, матди ярдәм күрсәтү, хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилей даталары уңаеннан бүләкләү. Дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү программасы эшли.
Почта хезмәтеннән күбрәк файдаланыгыз!
Тимофей Валерьевич аңлатканча, почта хезмәт-кәрләренең хезмәт хакы почта бүлегенең ничәнче класслы булуыннан да тора, ягъни почта бүлеге хезмәтеннән файдаланучылар күбрәк булган саен аның классы югарырак була.
– Почта бүлеге башлы-гының төп вазифалары да, җаваплылыгы да зуррак, шуңа күрә эш хакы да артыграк. Бүлек башлыгы касса операцияләрен, хатлар, посылкалар кабул итүне һәм эшкәртүне, адресатка тапшыруны контрольдә тота, көндәлек матбугатның таратылуы өчен дә җавап бирә, почта бүлегендә эшне тиешенчә оештыра, – дип аңлатты ул.
Товар сату турындагы сорауга ул болай дип җаваплады:
– Почта бүлеге эшенең асылы – халыкка бөтен төрле хезмәтләрне күрсәтү: авто-
мобильләр иминият-ләштерүдән алып халык куллануы товарларын сатуга кадәр. Студан кергәннең ун проценты почтальонның хезмәт хакына өстәлә. Кибет булмаган участокларга сату белән чыгу да оештырылырга мөмкин.
Кайберәүләргә товар тәкъдим итү бернинди кыенлык тудырмый. Ләкин мондый сәләте булмаганнарга ни эшләргә соң? Хезмәт вазифаларында каралган, инструкцияләрендә язылган булгач, сатмый хәлләре юк инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев