Путин уникаль мөмкинлекләре булган флот төзеләчәген хәбәр итте
Быел Хәрби диңгез флоты составы 15 корабль һәм хәрби катер белән тулыланачак.
Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта Хәрби диңгез флоты көненә багышланган диңгез парадында уникаль мөмкинлекләргә ия булган флот төзеләчәген хәбәр итте. Бу хата ТАСС яза.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, хәрби диңгезчеләрнең тырышлыклары илгә “бөек диңгез дан-шөһрәте” алып килде, ләкин хәрби диңгез көчләре үсеше моның белән генә тукталмаячак.
“Без алга таба барачакбыз. Озак вакытка исәпләнгән, уникаль мөмкинлекләре булган флот төзиячәкбез. Бу көчле, суверен держава флоты булачак”, - диде ул.
Россия Президенты әйтүенчә, агымдагы елда гына да хәрби диңгез флоты составы 15 корабль һәм хәрби катерлар белән тулыланган. Диңгез авиациясенең инфраструктурасы да яңартыла. Ул парадта торган, узган елда сафка баскан “Советлар Союзы флоты адмиралы Горшков” Төньяк флот фрегатын үрнәк итеп китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев