Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин хатын-кызлар өчен карьера чикләүләрен бетерергә кирәк дип саный

Россия Президенты фикеренчә, хатын-кызларның уңышлы булуы дәүләт өчен кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин Евразия хатын-кызлар форумында хатын-кызлар һәм ирләр арасындагы тигезсезлек проблемасын чишәргә һәм хатын-кызлар өчен карьерадагы чикләүләрне бетерергә кирәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Реклама

“Уңышлы хатын-кызлар никадәр күбрәк, дөньяга һәм дәүләткә шулкадәр яхшырак булачак”, – диде Владимир Путин. Аның фикеренчә, бу очракта дәүләтнең көче ныгыячак һәм тотрыклы глобаль үсеш барачак.
Путин гендерлык проблемасын чишүне уртак максат икәнен җиткерде. 

Президент хатын-кызлар тормышта үз-үзләрен тапсын өчен яхшы мөмкинлекләр тудырырга әзер булуын белдерде. Башка илләрнең уңышлы тәҗрибәләрен кабул итәргә әзерлек тә әйтелде.

  • Икенче Евразия хатын-кызлар форумы Санкт-Петербургта 19-20 сентябрь көннәрендә үткәрелә. Чараның төп темасы – “Хатын-кызлар глобаль иминлек һәм тотрыклы үсеш яклы”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X