Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профсоюз белән дус бул!

Район хакимиятендә профсоюз оешмалары киңәшмәсе узды. Биредә дәүләт учреждениеләре hәм җәмәгатьчелек хезмәткәрләре катнашты. Яр Чаллы профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Боркова район башкарма комитеты хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башлыкларына профсоюзларга берләшүнең уңай яклары – гарантияләре турында сөйләде. Киңәшмә эшендә Тукай муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова һәм район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Районның беренчел профсоюз оешмасы 2011 елдан эшли. Ул Яр Чаллы территориаль оешмасына карый.
Беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе, контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Парамонычева әйтүенә караганда, ел башында район профсоюз оешмасында 70 тән артык әгъза исәпләнгән. Бүген аларның саны – нибары 50, шул исәптән, 15 кеше 9 авыл җирлегеннән. Калган авыл җирлекләре территориаль оешма исәбендә тора. 
Профсоюз оешмасының төп максаты – хезмәт кешесенең хокукларын яклау, мәнфәгатьләрен кайгырту. Бу юнәлештә башкарылган чаралар гади хезмәткәрләрнең эш шартларын, яшәешен яхшыртуга йогынты ясый. Район башлыгы hәм профсоюз оешмасы белән төзелгән килешүләрнең үтәлеше даими контрольдә тотыла. 
Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда шактый зур эшләр башкарылган. Профсоюзлар ярдәме белән Болгарга экскурсия оештырылган, башкарма комитет хезмәткәрләре арасында узган спорт чаралары финансланган. Соңгы өч елда дельфинарийга йөрүгә 50% ташламадан файдаланганнар. Моннан тыш, 15% ташлама һәм бүлгәләп түләү шарты белән 10 кеше санаторийга юллама алган. 6 кешегә процентсыз ссуда бирелгән. Шулай ук акчалата ярдәм күрсәтелгән. Производствода бәла-казага юлыккан кешеләрне дә hөнәри оешма ярдәменнән ташламый.
Татьяна Боркова сүзләренә караганда, теге яки бу чараны үткәрү hәм финанслау турындагы карарлар профком утырышында кабул ителә. 
Профсоюзларның хезмәт кешесе ягында булуын берәү дә инкарь итми. Әйтик, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина профсоюз әгъзасы булу файдалы да, алдагы көнгә ышанычны да ныгыта, дип саный. 
 – 2018 елда Ижминводы санаториенә ял итәргә бардым. Путевка бәясе 34 мең иде, профсоюз әгъзасы буларак, ул миңа 21 меңгә генә төште, – дип сөйләде ул. 
Дәүләт учреждениеләре hәм җәмәгатьчелек хезмәткәрләренең Яр Чаллы профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Боркова мондый ташламалар профсоюз әгъзаларына гына түгел, аларның туганнарына да кагыла, ди. Шуның өчен ул хезмәткәрләрне профсоюз оешмасына керергә чакырды. Гаризалар 29 декабрьгә кадәр кабул ителә, 3×4 фотография кирәк булачак.
– 2019 елда профсоюз оешмасы җитди эшләр планлаштыра. «Профсоюз ул – хезмәт кешесе өчен социаль гарантияләр, аның киләчәккә ныклы ышанычы. Шуңа күрә әлеге оешмага күбрәк кеше берләшсен һәм әлеге мөмкинлекләрдән файдалану хокукына ия булсын иде», – дип, Тукай муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова киңәшмәдә катнашучыларның уртак теләген җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев