Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профилактика эше ныгый

Агымдагы елда янгын чыгу очраклары еш күзәтелә. Алай гына да түгел, язның коры килүе, җәйнең яңгырсызлыгы, җил – кинәт кенә чыккан утка менә дигән «ярдәмче» булып тора.

Әлбәттә, янгынның сәбәпләре кешеләрнең саксызлыгына да, көтелмәгән хәлләргә дә килеп тоташа. Күптән түгел районда булган зур фаҗига да янгынга каршы профилактик чараларны ешрак уздырырга, әлеге мәсьәләгә карата игътибарны арттырырга кирәк икәнен янә бер азсызыклады.

Югыйсә, ел саен һәм ел дәвамында «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, МЧС, газ хезмәте, авыл җирлеге вәкилләре янгын чыгу куркынычын кисәтү йөзеннән, ялгызы гына йортларда, фатирларда яшәгән өлкән яшьтәге кешеләр, күпбалалы гаиләләргә барып, сөйләшүләр үткәрәләр, янгын чыгуны кисәтүче приборларны тикшерәләр. Соңгы арада исә мондый очрашулар, йорттан йортка йөрү тагын да ешайды.

Бу атнаның чәршәмбесендә исә, социаль хезмәт күрсәтү һәм МЧС вәкилләре янә бер күпбалалары гаиләләргә барып кайттылар. Шундый гаиләләрнең берсе – Бәтке авылында яшәүче Саламатовларныкы. Людмила Саламатова ялгызы өч бала үстерә. Үзенең оныклары: унбер яшьлек Миленаның, ун яшьлек Вадим һәм алты яшьлек Александраның опекуны ул. Улы вафат булгач, оныкларын ул узе карап, тәрбияләргә хәл иткән. Фатирына килгән тикшерүчеләрне ул елмаю белән каршы алып, түргә дәште.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлегенең баш инспекторы Артем Асеев исә шунда ук эшкә алынды. Ул фатирдагы янгын чыгуны кисәтүче приборларны тикшереп чыкты, профилактик әңгәмә алып барды, сорауларга җавап бирде.

– Янгын чыгу турында хәбәр итүче приборларны дөрес урнаштыру мөһим. Әйтик, алар тәрәзәгә якын тормаска тиеш. Чөнки пожар башланган очракта, төтен тәрәзәдән чыгып тарала да, җиһаз ут чыкканын вакытында сизмичә калырга, янгын турында кисәтмичә калырга мөмкин. Аннары, балалар белән дә сөйләшүләр алып бару мөһим. Шырпы белән уйнамаска, уеннан уймак чыгу ихтималы бар икәнен кат-кат кабатларга кирәк, – диде Артем Владимирович. Мондый төр уеннар белән мавыгырга вакытлары да, теләкләре тумасын өчен, балаларның мәшгульлеген тәэмин итеп, аларны озакка берүзләрен калдырмаска тырышырга кирәк дигән киңәш тә бирелде.

– Ул яктан балаларның үзләре генә калганнары юк. Мәктәп яшендәгеләре ял лагерьларына, мәктәпкәчә яшьтәгесе балалар бакчасына йөри. Буш вакытларда исә без бергәләшеп урамга чыгабыз, үземә дә, оныкларыма да кызыклы шөгыль табып торам, – дип җавап бирде Людмила Борисовна.

Әнә шулай, уяулыкны югалтмыйча, йорттагы яки фатирдагы электр чыбыкларын, электргаз җиһазларын карап-тикшереп торганда гына үзеңне мондый төр күңелсезлекләрдән саклап калырга мөмкиндер ул. Беребезгә дә янгыннан зыян күрергә, кайгы утларында янарга язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев