Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прививка – дәүләт хезмәтләре сайты аша!

ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга була. Вакциана ясатуга онлайн рәвештә бары тик тору урыны буенча медицина учреждениесенә генә язылырга мөмкин.  

Вакцина ясатуга чиратка басар өчен беренче биттә үк «Бесплатная вакцинация от Covid-19» баннерына керергә һәм «Запись к врачу» хезмәтен сайларга кирәк. Шуннан соң гариза бирүче сервис формасына килеп чыга. 
Әгәр дә моңа кадәр медицина полисының номеры порталда кертелмәгән булса, аны язасы һәм уңайлы вакытны сайлыйсы була. Прививкага «Услуги РТ» приложениесе аша да язылырга мөмкин.
ТР Цифрлаштыру министрлыгында билгеләп үтүләренчә, әгәр дә сез теркәлгән больницада әлегә вакцинация ясау башкарылмый икән, онлайн рәвештә прививка ясатуга языла алмаячаксыз. 
Республикага вакцинаның яңа дозалары кайта башлагач, прививка кую мөмкин булган поликлиникалар исемлеге дә киңәячәк. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X