Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Президент сүзенең үтәлмәвенә эчем поша"

Тямайның башка бер кайгысы да калмаган.

"Интертат" хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова, пандемиядән соң эстрада хәлен күзаллап, берничә сәнгать әһеле белән фикер алышкан. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев түбәндәге фикерләре белән уртаклашкан:

- Кешене депрессиядән чыгарырга кирәк — минем иң кайгырганым шул. Кеше җырламый да тора ала. Халыкның эше булсын иде. Минем Президент сүзенең үтәлмәвенә генә эчем поша. Путин кредит түләүләрен туктатып торабыз дип әйтте, ә банкларның исләре дә китмәде. Биючемә: «Банк түләүләрен туктатып тору өчен коронавирус белән чирләмисез бит», — дигәннәр. Мин булышам инде, нишлим?! Кече бизнес тукталды. Халык товарын да сата алмый, сата алмагач, кредитларын түли алмый — шунысы начар. Дәүләт шуны җайга салсын иде.

Үзем, концерт өзелде, дип, елап ятмыйм. Өйдә генә утырганым юк инде. Әле менә авылга Түбән Новгородтан биш тана, биш үгез алып кайттык. Әнинең 300 казы бар. Ачка үлмәбез. Болай да юләр кебек ике капчык шикәр комы, он алып кайтып куйдым. Карабодай ята корт җыеп. Консервалар алып кайтып куйган булдым. Элек бит колхозда акча бирмиләр иде. Ул коронавирустан да кыен иде. Әмма үстергән бәрәңгебез һәм малларыбыз белән матур яшәдек, Аллаһка шөкер! Ачтан үлмәдек. Эшләгән кеше юлын таба, депрессиягә бирелергә кирәкми.

Алдарак планлаштырылган концертларның күбесен сентябрьгә күчердек. Минем бит әле билетлар тапшырылмаган заллар бар. Бер 40-50 район сөйләшеп куелган. Миңа: «Килер идек концертыңа», — дип язалар инде. Казандагы концертларыма сентябрьдә көннәр алынган — УНИКСта булачак. Әкрен генә онлайн концерт биреп, Интернетка кызык видеоязмалар куеп ятам халык күңелен күрү өчен.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/culture/01-06-2020/h-zer-kontsert-kuyu-yangynda-bayan-uynau-kebekme-yaki-yrlap-depressiyad-n-chygyp-bulamy-5746188

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев