Правасыз йөргән
Тукай районындагы «Чаллы-Сарман» автоюлында 1987 елда туган гражданин идарә иткән «ВАЗ-2111340» автомашинасы туктатылган.
Машина йөртүченең транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытта руль артында булуы ачыкланган. Аның инде икенче тапкыр правасыз йөрүе аркасында инспекторлар тарафыннан тоткарлануы икән.
Әгәр машина йөртүче беренче һәм икенче тапкыр 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә административ җәза һәм 30 000 сум күләмендә штраф белән котылып калса, бу юлы аңа транспорт чарасына хокуксыз идарә иткән өчен генә түгел, вакытыннан алда иминиятләштергән һәм штраф түләмәгән өчен дә җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев